01.12.2023
«Манеж» күргәзмәләр залы«Манеж» күргәзмә залы Яңа елга кызыклы программа – балалар өчен яңа ел тамашалары, гаилә интерактив программалары, мавыктыргыч экскурсияләр һәм мастер-класслар әзерләде.
Программа:
Яңа ел алдыннан балалар Кыш бабайның әкияттәге почтасына ерак сәяхәткә чыгачак. Анда бөтен дөньядан барлык балаларның яраткан героена килгән почта маркалары һәм открыткаларының тылсымлы дөньясы белән танышачак.
Яңа ел канцеляриясендә искиткеч маҗаралар, шулай ук урланган хатларны эзләү, балаларның яраткан теләкләре, әкият геройлары белән очрашу һәм, әлбәттә, бүләкләр – балаларны бәйрәм тамашасында көтә!
Тамаша «Марка сәнгате» күргәзмәсендә, төрле почта маркалары һәм открыткалары, шулай ук аларда күрсәтелгән танылган рәссамнарның рәсем эшләре тәкъдим ителгән экспозициядә узачак.
Бәясе: 750 ₽ – тамаша + татлы бүләк, 550 ₽ – тамаша
Сезне «Марка сәнгате» күргәзмәсе буенча мавыктыргыч сәяхәткә чакырабыз, катнашучылар почта маркалары тарихы белән генә түгел, ә сирәк маркалар һәм открыткалар, шулай ук илнең әйдәп баручы рәссамнарының рәсем эшләре белән танышачак, аларның әсәрләре почта миниатюраларында күрсәтелгән.
Б гына түгел! Экскурсия тәмамлангач, катнашучылар борынгы оптик уенчык-тауматроп ясаячак.
Бәясе: 300 ₽
Пумала, буяу һәм су кулланмыйча, төсле сарык йонын катламкатлам урнаштыру ысулы белән, сез яңа ел шедеврын ясарсыз. Йомшак, җылы һәм уңайлы рәсем сезнең яңа ел фантазиягезне тормышка ашырачак. Әзер эш кысага уранштырыла.
Бәясе: 350 ₽
Уен формасында программада катнашучылар совет көнкүреш мәдәнияте белән танышачак, үткәнгә барачак һәм 1960-1980 еллардагы коммуналь фатирда булачак, анда коммуналь йортларның нәрсә икәнен, аларның барлыкка килү тарихын һәм яшәү үзенчәлекләрен беләчәк. Катнашучыларны табышмаклар, ребуслар һәм викторина көтә.
Бәясе: 250 ₽
Барлык программаларга да телефон аша алдан язылу кирәк: +7 (843) 567-80-68, +7 (843) 567-80-67
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля