«Манеж» күргәзмә залының яңа ел программасы - Музей-заповедник «Казанский Кремль»
Билет алу
Билет алу

«Манеж» күргәзмә залының яңа ел программасы

«Манеж» күргәзмә залы Яңа елга кызыклы программа – балалар өчен яңа ел тамашалары, гаилә интерактив программалары, мавыктыргыч экскурсияләр һәм мастер-класслар әзерләде.

Программа:

  • 16-29 декабрьЯңа ел тамашасы «Кыш Бабай фабрикасы», 6+

Яңа ел алдыннан балалар Кыш бабайның әкияттәге почтасына ерак сәяхәткә чыгачак. Анда бөтен дөньядан барлык балаларның яраткан героена килгән почта маркалары һәм открыткаларының тылсымлы дөньясы белән танышачак.

Яңа ел канцеляриясендә искиткеч маҗаралар, шулай ук урланган хатларны эзләү, балаларның яраткан теләкләре, әкият геройлары белән очрашу һәм, әлбәттә, бүләкләр  балаларны бәйрәм тамашасында көтә!

Тамаша «Марка сәнгате» күргәзмәсендә, төрле почта маркалары һәм открыткалары, шулай ук аларда күрсәтелгән танылган рәссамнарның рәсем эшләре тәкъдим ителгән экспозициядә узачак.

Бәясе: 750 ₽ – тамаша + татлы бүләк, 550 ₽ – тамаша

  • 16-29 декабрь, 2-7 гыйнвар«Марка сәнгате» күргәзмәсе буенча экскурсия + мастер-класс, 6+

Сезне «Марка сәнгате» күргәзмәсе буенча мавыктыргыч сәяхәткә чакырабыз, катнашучылар почта маркалары тарихы белән генә түгел, ә сирәк маркалар һәм открыткалар, шулай ук илнең әйдәп баручы рәссамнарының рәсем эшләре белән танышачак, аларның әсәрләре почта миниатюраларында күрсәтелгән.

Б гына түгел! Экскурсия тәмамлангач, катнашучылар борынгы оптик уенчык-тауматроп ясаячак.

Бәясе: 300 ₽

  • 16-29 декабрь, 2-7 гыйнвар«Йомшак акварель» мастер-класс, 6+

Пумала, буяу һәм су кулланмыйча, төсле сарык йонын катламкатлам урнаштыру ысулы белән, сез яңа ел шедеврын ясарсыз. Йомшак, җылы һәм уңайлы рәсем сезнең яңа ел фантазиягезне тормышка ашырачак. Әзер эш кысага уранштырыла.

Бәясе: 350 ₽

  • 2-7 гыйнвар«Коммуналка» арт-киңлегендә гаилә-уен программасы, 6+

Уен формасында программада катнашучылар совет көнкүреш мәдәнияте белән танышачак, үткәнгә барачак һәм 1960-1980 еллардагы коммуналь фатирда булачак, анда коммуналь йортларның нәрсә икәнен, аларның барлыкка килү тарихын һәм яшәү үзенчәлекләрен беләчәк. Катнашучыларны табышмаклар, ребуслар һәм викторина көтә.

Бәясе: 250 ₽

Барлык программаларга да телефон аша алдан язылу кирәк: +7 (843) 567-80-68+7 (843) 567-80-67

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля

  • АЛАН АШ
    Кафе с демократичными ценами, татарской кухней и роботом официантом.
    Время работы — 10:00-18:00
    Средний чек — 300 ₽
  • ТИМЕРХАН
    Новый ресторан с просторным залом, где можно заказать блюда татарской и поволжской кухни.
    Время работы — 10:00-19:00
    Средний чек — 1000 ₽
  • TATAR by TUBETEY
    Кафе татарской кухни. Здесь можно попробовать традиционные блюда на новый лад и в современной подаче.
    Время работы — 12:00-19:00
    Средний чек — 650 ₽
  • ЧИРЭМ
    Татарский ресторан входящий в топ-50 ресторанов России. Стоит попробовать домашние татарские блюда, переосмысленные шефом Артёмом Лаптевым.
    Время работы — 12:00-23:00
    Средний чек — 1500 ₽
  • АУЛАК
    Кофейня с завтраками целый день, татарской выпечкой и десертами.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 500 ₽
  • СУВЕНИРЫ И УГОЩЕНИЯ ОТ БАХЕТЛЕ
    Небольшой кафетерий при супермаркете домашней еды. Как и в других магазинах сети, тут большой выбор выпечки и десертов.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 200 ₽
  • ПУШЕЧНЫЙ ДВОР
    Кафе в традиционном стилей с татарской и европейской кухней. Есть детское меню.
    Время работы — 9:00-21:00
    Средний чек — 350 ₽