27.02.2024
«Манеж» күргәзмәләр залы8 мартта «Казан Кремле» музей-тыюлыгының «Манеж» күргәзмә залында «Мария Смольянинова эпифаниясе» күргәзмәсе ачыла.
Мария офорт техникасында эшли, ул XVI гасырдан бирле технологик яктан үзгәрмәгән бик күп вакыт таләп итүче басма графиканың төре. Күргәзмәдә останың 12 сериядән торган иҗат эшләре тәкъдим ителәчәк – «Кырымда гыйнвар», «Мәскәү регтаймы», «Петербург музыкасы», «Мәңгелек пейзаж» (әлеге серия Россия Сәнгать академиясе дипломы белән бүләкләнгән) һәм 2023-2024 еллардагы соңгы сериясе – «Свияжск», ул беренче тапкыр тамашачыга шундый күләмдә бирелә.
«Эпифания» – рәссам Мария Смольянинованың эшләрен Россиянең танылган тарихчысы һәм сәнгать белгече Александр Мельник (Ростов Кремле Дәүләт музей-тыюлыгы) шулай билгеләгән. Бу грек сүзе, күп мәгънәле, шартлы рәвештә «ачыш» дип тәрҗемә ителә, көндәлек тормышта «универсум сулышын» күрү сәләте. Мариянең эшләре, техник һәм эчтәлекле рәвештә дә, күп кенә «заманча» сәнгать төрләренә каршы килә кебек тоела. Рәссамга гына күренгән чынбарлыкның чикләрен ачып, алар тамашачыны безнең дөнья шаукумыннан туктап коточкыч тизлекләрдән һәм үз артларыннан бушлык калдыручы тәэсирләрдән азат калып, игътибар белән уйланып кабул итәргә чакыра.
Күргәзмәне «Живой город» фонды һәм «Казан Кремле» музей-тыюлыгы белән берлектә «Аврора1991» галереясе Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырды.
Күргәзмә һәм рәссам турында тулы мәгълүмат белән (мәкаләләр, видео, эш үрнәкләре) сайтта танышырга мөмкин.
Автор турында кыскача белешмә:
Мария Смольянинова – Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, 200дән артык Россия һәм халыкара күргәзмәләрдә катнашучы, шуларның 5се шәхси, шул исәптән Ростов Кремле Дәүләт музей – тыюлыгында, Түбән Новгород дәүләт сәнгать музеенда. «Всадник» IV Казан халыкара басма графика биенналесында «Перспектива» номинациясендә җиңүче, Новосибирскида III Халыкара заманча графика триенналесында «Басма графиканың традицион технологияләре» номинациясендә җиңүче, Дагестан Республикасы «Кубачинская башня» II Халыкара басма графика биенналесында «Профессионал» номинациясендә 1 дәрәҗә җиңүче.
Күргәзмә 2024 елның 7 апреленә кадәр дәвам итәчәк.
Эш режимы: сишәмбе-пәнҗешәмбе, шимбә, якшәмбе – 10:00-18:00, җомга – 11:00-20:00, дүшәмбе – ял көне.
Контактлар: «Манеж» күргәзмә залы, +7 (843) 567-80-67, muzey.manezh@kazan-kremlin.ru
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля