«Манеж»да рәссам Мария Смольянинованың шәхси күргәзмәсе ачылачак - Музей-заповедник «Казанский Кремль»
Билет алу
Билет алу

«Манеж»да рәссам Мария Смольянинованың шәхси күргәзмәсе ачылачак

8 мартта «Казан Кремле»  музей-тыюлыгының «Манеж» күргәзмә залында «Мария Смольянинова эпифаниясе» күргәзмәсе ачыла.

Мария офорт техникасында эшли, ул XVI гасырдан бирле технологик яктан үзгәрмәгән бик күп вакыт таләп итүче басма графиканың төре. Күргәзмәдә останың 12 сериядән торган иҗат эшләре тәкъдим ителәчәк  – «Кырымда гыйнвар», «Мәскәү регтаймы», «Петербург музыкасы», «Мәңгелек пейзаж» (әлеге серия Россия Сәнгать академиясе дипломы белән бүләкләнгән) һәм 2023-2024 еллардагы соңгы сериясе – «Свияжск», ул беренче тапкыр тамашачыга шундый күләмдә бирелә.

«Эпифания» – рәссам Мария Смольянинованың эшләрен Россиянең танылган тарихчысы һәм сәнгать белгече Александр Мельник (Ростов Кремле Дәүләт музей-тыюлыгы) шулай билгеләгән. Бу грек сүзе, күп мәгънәле, шартлы рәвештә «ачыш» дип тәрҗемә ителә, көндәлек тормышта «универсум сулышын» күрү сәләте. Мариянең эшләре, техник һәм эчтәлекле рәвештә дә, күп кенә «заманча» сәнгать төрләренә каршы килә кебек тоела.  Рәссамга гына күренгән чынбарлыкның чикләрен ачып, алар тамашачыны безнең дөнья шаукумыннан туктап коточкыч тизлекләрдән һәм үз артларыннан бушлык калдыручы тәэсирләрдән азат калып, игътибар белән уйланып кабул итәргә чакыра.

  • «…Һәр рәссам бу бик әкрен гравировка ысулы белән эш итә алмый, ул техник әзерлекнең берничә этабын һәм процесс технологиясе белән бәйле булган зур вакыт чыгымнарын күздә тота…. Һичшиксез, Мария Смольянинова Россия басма графикасы тарихында үз урынын алган инде. Ул үзен, һичшиксез, үзенчәлекле, индивидуаль сәнгать язуы һәм бай иҗади потенциалы булган, өлгереп җиткән оста дип белдерә, аны киләчәктә дә күп кенә этаплар көтә», – дип сөйли Дәүләт Рус музееның XVIII-XXI гасырлар гравюра бүлеге мөдире, сәнгать белгече Екатерина Климова.
  • «…Мария график серияләр белән эшли, аларда ул тирә-юньдәге дөньяның кыска вакытлы матурлыгы, кеше хәтере, җирсү турында сөйли. Рәссамның игътибарлы һәм тоемлы карашы тормышның яшерен матурлыгына бик сизгер. Мария әсәрләрендәге киңлек яктылык агымнары белән хәрәкәткә китерелә, ә сурәт эчендә дөнья музыкаль гармония буларак төзелә. Мариянең һәр эше – ул истәлекнең кулдан ясалган эзе, аның хисләренең биткә кагылуы. Күңелгә үтеп керүнең мавыктыргыч эффекты акватинта, резерваж, йомшак лак, меццо-тинто, коры энә, еш кына су эше белән бергә кушылган катлаулы гравировка һәм эретү техникасын куллану нәтиҗәсендә барлыкка килә. Техниканы оста үзләштерү рәссамга төсмерләрнең нечкә вибрацияләрен тапшырырга мөмкинлек бирә күренмәс кара таплардан алып сулыш алучы ярымтоннарга һәм чыршы яфрагының үткен аклыгына кадәр…», –  ди Дәүләт Третьяков галереясе сәнгать белгече Екатерина Скареднова.

Күргәзмәне «Живой город» фонды һәм «Казан Кремле» музей-тыюлыгы белән берлектә «Аврора1991» галереясе Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырды.

Күргәзмә һәм рәссам турында тулы мәгълүмат белән (мәкаләләр, видео, эш үрнәкләре) сайтта танышырга мөмкин.

Автор турында кыскача белешмә:

Мария Смольянинова – Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, 200дән артык Россия һәм халыкара күргәзмәләрдә катнашучы, шуларның 5се шәхси, шул исәптән Ростов Кремле Дәүләт музей – тыюлыгында, Түбән Новгород дәүләт сәнгать музеенда. «Всадник» IV Казан халыкара басма графика биенналесында «Перспектива» номинациясендә җиңүче, Новосибирскида III Халыкара заманча графика триенналесында «Басма графиканың традицион технологияләре» номинациясендә җиңүче, Дагестан Республикасы «Кубачинская башня» II Халыкара басма графика биенналесында «Профессионал» номинациясендә 1 дәрәҗә җиңүче.

Күргәзмә 2024 елның 7 апреленә кадәр дәвам итәчәк.

Эш режимы: сишәмбе-пәнҗешәмбе, шимбә, якшәмбе – 10:00-18:00, җомга – 11:00-20:00, дүшәмбе – ял көне.

Контактлар: «Манеж» күргәзмә залы, +7 (843) 567-80-67, muzey.manezh@kazan-kremlin.ru

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля

  • АЛАН АШ
    Кафе с демократичными ценами, татарской кухней и роботом официантом.
    Время работы — 10:00-18:00
    Средний чек — 300 ₽
  • ТИМЕРХАН
    Новый ресторан с просторным залом, где можно заказать блюда татарской и поволжской кухни.
    Время работы — 10:00-19:00
    Средний чек — 1000 ₽
  • TATAR by TUBETEY
    Кафе татарской кухни. Здесь можно попробовать традиционные блюда на новый лад и в современной подаче.
    Время работы — 12:00-19:00
    Средний чек — 650 ₽
  • ЧИРЭМ
    Татарский ресторан входящий в топ-50 ресторанов России. Стоит попробовать домашние татарские блюда, переосмысленные шефом Артёмом Лаптевым.
    Время работы — 12:00-23:00
    Средний чек — 1500 ₽
  • АУЛАК
    Кофейня с завтраками целый день, татарской выпечкой и десертами.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 500 ₽
  • СУВЕНИРЫ И УГОЩЕНИЯ ОТ БАХЕТЛЕ
    Небольшой кафетерий при супермаркете домашней еды. Как и в других магазинах сети, тут большой выбор выпечки и десертов.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 200 ₽
  • ПУШЕЧНЫЙ ДВОР
    Кафе в традиционном стилей с татарской и европейской кухней. Есть детское меню.
    Время работы — 9:00-21:00
    Средний чек — 350 ₽