Мартта «Эрмитаж-Казан» үзәгендә мәшһүр зәркән династияләре турында лекцияләр узачак - Музей-заповедник «Казанский Кремль»
Билет алу
Билет алу

Мартта «Эрмитаж-Казан» үзәгендә мәшһүр зәркән династияләре турында лекцияләр узачак

Лекцияләр циклы өч ювелир йорт тарихы белән таныштыра Tiffany & Co, Cartier һәм Фаберже йорты. Ике гасырлык тарихы дәвамында алар дөньяда иң популяр һәм танылган зәркән маркалары гына түгел, ә сыйфатлы башкарылган эш үрнәге дә булып тора.

12 март – «Фаберже йорты»

Густав Фаберже оештырган фирманы дөньяда бөтен кеше белә һәм таный дисәк дә ялгышмабыз. Ул үзенең затлы әйберләре белән дан тота, алар чын сәнгать әсәрләре булып санала. Бу зәркән шедеврларының нәфислеге һәм осталыгы фантазияне шаккатыра һәм матурлыгы белән мавыктыра. Фаберже эшләренең уникаль үзенчәлекләренең берсе – аларның югары кыйммәте, ул вакыт узу белән арта гына бара.

Онлайн билет алу

Билет абонемент алу

13 март – «Cartier йорты. Патшаларның зәркәнчесе һәм зәркәнчеләрнең патшасы»

170 елдан артык элек оешкан Cartier компаниясе бөтендөнья танылуга ия һәм зәркән сәнгатенең классик кануннарын саклый. С хәрефләре рәвешендәге кабатланмас логотипны бизәнү әйберләрендә, сәгатьләрдә, сумкаларда табарга мөмкин. Эшнең функциональ максатына карамастан, ул һәрвакыт чын сәнгать әсәре буларак камил.

Онлайн билет алу

Билет абонемент алу

14 март – «Tiffany & Co»

Тиффани стиле функциональ детальләр һәм кыйммәтле материаллар комбинациясе. Танылган фирма төсе эстетик ләззәтне көтү белән бәйле. Беренче кибет Манхэттенда Tiffany, Young and Ellis исеме астында ачылган. Кайчандыр канцелярия товарлары һәм сувенирлар кибете буларак башланган эш 1853 елда ук Tiffany&Co затлы брендына әверелә.

Онлайн билет алу

Билет абонемент алу

Лектор – Петрова Виктория Сергеевна, декоратив-кулланма сәнгать тарихы һәм сәнгать тарихы укытучысы, Дәүләт Эрмитажының фәнни-агарту бүлеге хезмәткәре.

Лекцияләр башлану вакыты: 11:00 һәм 18:30

Бер лекциягә билет бәясе: 250 ₽

Өч лекция циклына абонемент: 660 ₽

Алдан язылу кирәк.

Лекциягә язылу һәм өстәмә мәгълүмат өчен телефоннар:

+7 (843) 567-80-32

+7 (843) 567-80-34

Урыннар саны чикләнгән

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля

  • АЛАН АШ
    Кафе с демократичными ценами, татарской кухней и роботом официантом.
    Время работы — 10:00-18:00
    Средний чек — 300 ₽
  • ТИМЕРХАН
    Новый ресторан с просторным залом, где можно заказать блюда татарской и поволжской кухни.
    Время работы — 10:00-19:00
    Средний чек — 1000 ₽
  • TATAR by TUBETEY
    Кафе татарской кухни. Здесь можно попробовать традиционные блюда на новый лад и в современной подаче.
    Время работы — 12:00-19:00
    Средний чек — 650 ₽
  • ЧИРЭМ
    Татарский ресторан входящий в топ-50 ресторанов России. Стоит попробовать домашние татарские блюда, переосмысленные шефом Артёмом Лаптевым.
    Время работы — 12:00-23:00
    Средний чек — 1500 ₽
  • АУЛАК
    Кофейня с завтраками целый день, татарской выпечкой и десертами.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 500 ₽
  • СУВЕНИРЫ И УГОЩЕНИЯ ОТ БАХЕТЛЕ
    Небольшой кафетерий при супермаркете домашней еды. Как и в других магазинах сети, тут большой выбор выпечки и десертов.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 200 ₽
  • ПУШЕЧНЫЙ ДВОР
    Кафе в традиционном стилей с татарской и европейской кухней. Есть детское меню.
    Время работы — 9:00-21:00
    Средний чек — 350 ₽