«Миф – ул чынбарлык» күргәзмәсендә катнашу өчен рәссамнар өчен Open call - Музей-заповедник «Казанский Кремль»
Билет алу
Билет алу

«Миф – ул чынбарлык» күргәзмәсендә катнашу өчен рәссамнар өчен Open call

15.11.2023

«Казан Кремле» музей-тыюлыгы рәссамнар, скульпторлар, перформерлар һәм башка заманча сәнгать эшлеклеләре өчен open call игълан итә һәм миф темасына заманча тормыш парадигмасында уйланырга тәкъдим итә.

Open call оештыручылары булып «Казан Кремле» музей-тыюлыгы һәм Belova Art Gallery заманча сәнгать галереясе тора. Open call нәтиҗәсендә хәзерге заман рәссамнарына үзләрен һәм иҗатларын белдерү һәм Казан Кремленең Гавами урыннары ишегалдындагы камераларда урнашачак «Миф – ул чынбарлык» күргәзмәсендә катнашу мөмкинлеге булачак.

Күргәзмәдә катнашу өчен, мультимедия технологияләреннән тыш, арт-объектлар, скульптуралар, инсталляцияләр һәм коллажлар рөхсәт ителә. Эшләр теләсә кайсы техникада башкарылырга мөмкин, экспозицияләү өчен яраклы теләсә нинди материалларны кулланылырга һәм кечкенә бүлмә киңлегендә ирекле урнаштырырга була.

Open callда Татарстан Республикасы биләмәсендә эшләүче 18 яшьтән өлкәнрәк рәссамнар, заманча сәнгать эшлеклеләре, перформерлар катнаша.

Сайлап алу программасы 4 этапта үткәрелә:

1 этап: 2023 елның 15 ноябре – 1 декабре. Open cаllда катнашучылардан гаризалар җыю: әзер эшләрнең фото һәм видеолары, шулай ук өлешчә гамәлгә ашырылган яки арт-объектлар проектлары vistavka@kazan-kremlin.ru почтасына җибәрелә

2 этап: 2023 елның 2-9 декабре. Open call җиңүчеләрен ачыклау буенча бәйге комиссиясе эше. Җиңүчеләрне игълан итү.

3 этап: 2023 елның 11-13 декабре. Open call җиңүчеләренең эшләрен урнашу урынына китерү һәм монтажлау.

4 этап: 2023 елның 15 декабре 2024 елның 1 марты. Казан Кремленең Гавами урыннары ишегалдында Оpen call җиңүчеләренең эшләре күргәзмәсе.

Open call нигезләмәсе белән сылтама буенча үтеп танышырга мөмкин

Элемтәләр: vistavka@kazan-kremlin.ru

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля

  • АЛАН АШ
    Кафе с демократичными ценами, татарской кухней и роботом официантом.
    Время работы — 10:00-18:00
    Средний чек — 300 ₽
  • ТИМЕРХАН
    Новый ресторан с просторным залом, где можно заказать блюда татарской и поволжской кухни.
    Время работы — 10:00-19:00
    Средний чек — 1000 ₽
  • TATAR by TUBETEY
    Кафе татарской кухни. Здесь можно попробовать традиционные блюда на новый лад и в современной подаче.
    Время работы — 12:00-19:00
    Средний чек — 650 ₽
  • ЧИРЭМ
    Татарский ресторан входящий в топ-50 ресторанов России. Стоит попробовать домашние татарские блюда, переосмысленные шефом Артёмом Лаптевым.
    Время работы — 12:00-23:00
    Средний чек — 1500 ₽
  • АУЛАК
    Кофейня с завтраками целый день, татарской выпечкой и десертами.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 500 ₽
  • СУВЕНИРЫ И УГОЩЕНИЯ ОТ БАХЕТЛЕ
    Небольшой кафетерий при супермаркете домашней еды. Как и в других магазинах сети, тут большой выбор выпечки и десертов.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 200 ₽
  • ПУШЕЧНЫЙ ДВОР
    Кафе в традиционном стилей с татарской и европейской кухней. Есть детское меню.
    Время работы — 9:00-21:00
    Средний чек — 350 ₽