02.05.2023
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Казан Кремлендә «Җиңү йөзләре» баннер күргәзмәсе ачылды.
Күргәзмә Татарстан Республикасынның Бөек Ватан сугышы ветераннарына багышлана. Күргәзмәнең нигезендә Казан фотографы Артем Юрьевич Моховның «Соңгы герой» фотокитабының авторлык проекты тора.
ТАССР Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән Кызыл Армия өчен чын хәрби резервлар урыны була. Республикадан фронтка 700 меңнән артык кеше китә. Фронтның хәлиткеч нокталарына 7 укчы дивизия, 91 нче аерым танк бригадасы, ТАССР Югары Советы исемендәге 202 нче бомбардировка авиация дивизиясе һәм башка хәрби формированиеләр җибәрелә. 100 меңнән артык кеше Бөек Ватан сугышы фронтларында күрсәткән батырлыклары һәм фидакарьлекләре өчен орден һәм медальләр белән бүләкләнә. 225 тән артык кеше Советлар Союзы Героеның Алтын Йолдызы билгесенә ия була. Дан орденының тулы кавалерлары арасында 50 кеше – татарстанлылар. Разведчиклар Даян Булатов һәм Рифкать Гайнуллин, артиллеристлар Каюм Заборов һәм Николай Зотов, танкистлар Рөстәм Хәмитов һәм Павел Михеев Солдат Даны орденына лаек була. 26 кеше Александр Матросов һәм Газинур Гафиятуллин батырлыкларын кабатлый. Алты очучы һава һәм ут тараналары ясый. Татарстанлылар үзләрен кыю һәм батыр сугышчылар гына түгел, ә яхшы хәрби җитәкчеләр итеп тә күрсәтә. Сугыш армия генераллары Леонид Говоров, Александр Кирсанов, Иван Конев, Михаил Кирпонос, Дмитрий Карбышев, Гани Сафиуллинның полководецлык талантын ача.
«Мин Бөек Ватан сугышы ветераннарын эзли башлагач, фронтовикларны шулкадәр аз калгандыр дип күз алдына да китермәгән идем. Бүген аларга рәхмәт сүзләрен әйтү мөмкинлегебез булуына мин бик шат», – дип билгеләп үтте «Соңгы герой» проекты авторы Артем Мохов.
Күргәзмә үз эшен 2023 елның 25 июненә кадәр дәвам итәчәк.
Адресы: «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, элеккеге Спас-Преображенский монастыре территориясе. Күргәзмә көн саен эшли.
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля