Казан Кремле җирлегендә «Җиңү йөзләре» баннер күргәзмәсе ачылды - Музей-заповедник «Казанский Кремль»
Билет алу
Билет алу

Казан Кремле җирлегендә «Җиңү йөзләре» баннер күргәзмәсе ачылды

02.05.2023

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Казан Кремлендә «Җиңү йөзләре» баннер күргәзмәсе ачылды.

Күргәзмә Татарстан Республикасынның Бөек Ватан сугышы ветераннарына багышлана. Күргәзмәнең нигезендә Казан фотографы Артем Юрьевич Моховның «Соңгы герой» фотокитабының авторлык проекты тора.

ТАССР Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән Кызыл Армия өчен чын хәрби резервлар урыны була. Республикадан фронтка 700 меңнән артык кеше китә. Фронтның хәлиткеч нокталарына 7 укчы дивизия, 91 нче аерым танк бригадасы, ТАССР Югары Советы исемендәге 202 нче бомбардировка авиация дивизиясе һәм башка хәрби формированиеләр җибәрелә. 100 меңнән артык кеше Бөек Ватан сугышы фронтларында күрсәткән батырлыклары һәм фидакарьлекләре өчен орден һәм медальләр белән бүләкләнә. 225 тән артык кеше Советлар Союзы Героеның Алтын Йолдызы билгесенә ия була. Дан орденының тулы кавалерлары арасында 50 кеше – татарстанлылар. Разведчиклар Даян Булатов һәм Рифкать Гайнуллин, артиллеристлар Каюм Заборов һәм Николай Зотов, танкистлар Рөстәм Хәмитов һәм Павел Михеев Солдат Даны орденына лаек була. 26 кеше Александр Матросов һәм Газинур Гафиятуллин батырлыкларын кабатлый. Алты очучы һава һәм ут тараналары ясый. Татарстанлылар үзләрен кыю һәм батыр сугышчылар гына түгел, ә яхшы хәрби җитәкчеләр итеп тә күрсәтә. Сугыш армия генераллары Леонид Говоров, Александр Кирсанов, Иван Конев, Михаил Кирпонос, Дмитрий Карбышев, Гани Сафиуллинның полководецлык талантын ача.

«Мин Бөек Ватан сугышы ветераннарын эзли башлагач, фронтовикларны шулкадәр аз калгандыр дип күз алдына да китермәгән идем. Бүген аларга рәхмәт сүзләрен әйтү мөмкинлегебез булуына мин бик шат», – дип билгеләп үтте  «Соңгы герой» проекты авторы Артем Мохов.

Күргәзмә үз эшен 2023 елның 25 июненә кадәр дәвам итәчәк.

Адресы: «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, элеккеге Спас-Преображенский монастыре территориясе. Күргәзмә көн саен эшли.

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля

  • АЛАН АШ
    Кафе с демократичными ценами, татарской кухней и роботом официантом.
    Время работы — 10:00-18:00
    Средний чек — 300 ₽
  • ТИМЕРХАН
    Новый ресторан с просторным залом, где можно заказать блюда татарской и поволжской кухни.
    Время работы — 10:00-19:00
    Средний чек — 1000 ₽
  • TATAR by TUBETEY
    Кафе татарской кухни. Здесь можно попробовать традиционные блюда на новый лад и в современной подаче.
    Время работы — 12:00-19:00
    Средний чек — 650 ₽
  • ЧИРЭМ
    Татарский ресторан входящий в топ-50 ресторанов России. Стоит попробовать домашние татарские блюда, переосмысленные шефом Артёмом Лаптевым.
    Время работы — 12:00-23:00
    Средний чек — 1500 ₽
  • АУЛАК
    Кофейня с завтраками целый день, татарской выпечкой и десертами.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 500 ₽
  • СУВЕНИРЫ И УГОЩЕНИЯ ОТ БАХЕТЛЕ
    Небольшой кафетерий при супермаркете домашней еды. Как и в других магазинах сети, тут большой выбор выпечки и десертов.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 200 ₽
  • ПУШЕЧНЫЙ ДВОР
    Кафе в традиционном стилей с татарской и европейской кухней. Есть детское меню.
    Время работы — 9:00-21:00
    Средний чек — 350 ₽