«Төнге Велофест-2022» Казанның 1 Май мәйданыннан старт ала - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

«Төнге Велофест-2022» Казанның 1 Май мәйданыннан старт ала

10.08.2022

Фото: Денис Гордийко

Быел Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елына багышланган «Төнге Велофест» 13 нче августтан 14 нче августка каршы төндә узачак.

Катнашучылар 20:00 сәгатьтә 1 нче Май мәйданында җыела башлый, велоколонна 22:00 сәгатьтә кузгалып китә һәм Кремль яр буенда 00:30 сәгатьтә тәмамлый. Фестивальдә катнашу өчен 5 августтан 13 августка кадәр «Төнге велофест» сайтында теркәлергә кирәк.

Велосипедчылар төнге Казан буйлап 17 км узачак – маршрут шәһәрнең тарихи өлешен һәм аның елга арты районын колачлый. Юлда өч тукталыш планлаштырылган – «Казан» гаилә үзәге, «Ак Барс Арена» стадионы һәм Кремль яр буе.

13-14 августта “Төнге велофест” вакытында шәһәр үзәгендәге урамнар автомобильләр хәрәкәте өчен ябылачак:

13 августта 20:00 сәгатьтән 22:30 сәгатькә кадәр Кремль урамының Кремль урамы 1 нче номерлы йорттан башлап Чернышевский урамына кадәр өлеше, 20:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр – 1 Май мәйданы һәм Меңьеллык мәйданы юнәлешендә Ивановский авышлыгы ябыла.

21:30 сәгатьтән 22:30 сәгатькә кадәр чикләү Чернышевский урамы (Чернышевский урамының 9 нчы йортыннан Дзержинский урамының 7 нче йортына кадәр) һәм Дзержинский урамында (Чернышевский урамыннан Батурин урамына кадәр аралыгы) гамәлдә булачак.

21:30 сәгатьтән 22:40 сәгатькә кадәр Батурин урамында (Миславский урамыннан Кремль ярына кадәр өлеше) һәм Зур Кызыл урамында (Миславскийдан Батурин урамына кадәр өлеше) транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. 

21:30 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр Меңьеллык мәйданында һәм Кремль дамбасыннан Декабристлар урамына кадәр, Декабристлар урамында бер якка хәрәкәт туктатылачак.

Хәрәкәтне чикләүнең тулы схемасы белән Казан Мэриясе сайтында танышырга мөмкин.

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля

  • АЛАН АШ
    Кафе с демократичными ценами, татарской кухней и роботом официантом.
    Время работы — 10:00-18:00
    Средний чек — 300 ₽
  • ТИМЕРХАН
    Новый ресторан с просторным залом, где можно заказать блюда татарской и поволжской кухни.
    Время работы — 10:00-19:00
    Средний чек — 1000 ₽
  • TATAR by TUBETEY
    Кафе татарской кухни. Здесь можно попробовать традиционные блюда на новый лад и в современной подаче.
    Время работы — 12:00-19:00
    Средний чек — 650 ₽
  • ЧИРЭМ
    Татарский ресторан входящий в топ-50 ресторанов России. Стоит попробовать домашние татарские блюда, переосмысленные шефом Артёмом Лаптевым.
    Время работы — 12:00-23:00
    Средний чек — 1500 ₽
  • АУЛАК
    Кофейня с завтраками целый день, татарской выпечкой и десертами.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 500 ₽
  • СУВЕНИРЫ И УГОЩЕНИЯ ОТ БАХЕТЛЕ
    Небольшой кафетерий при супермаркете домашней еды. Как и в других магазинах сети, тут большой выбор выпечки и десертов.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 200 ₽
  • ПУШЕЧНЫЙ ДВОР
    Кафе в традиционном стилей с татарской и европейской кухней. Есть детское меню.
    Время работы — 9:00-21:00
    Средний чек — 350 ₽