«Казан Кремле»музей-тыюлыгының Яңа ел программалары - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

«Казан Кремле»музей-тыюлыгының Яңа ел программалары

10.12.2021

2021 елның 14 декабреннән 2022 елның 10 гыйнварына кадәр «Казан Кремле» музей-тыюлыгында театральләштерелгән тамашалар, Кыш Бабай һәм Кар Кызы катнашында Яңа ел экскурсияләре, уеннар, квестлар, мастер-класслар, иҗади дәресләр һәм башка мавыктыргыч чаралар узачак.

17 декабрьдә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының «Эрмитаж-Казан» үзәгенә килүчеләр өчен, Европаның иң зур шәхси музее фондларының гаҗәеп һәм сирәк экспонатларына багышланган, меценат Давид Якобашвили һәм аның улы Михаил тарафыннан төзелгән, Мәскәү шәһәренең «Собрание» музее коллекциясеннән «Музыкаль тылсым. XVIII-XX гасырның механик курчаклары һәм сирәк очрый торган антиквар» яңа ел күргәзмәсе ачыла.

2021 елның 22 декабреннән 2022 елның 13 гыйнварына кадәр Татарстанның Табигать тарихы музее фойесында «Экологик Яңа ел чыршысы» конкурсында катнашучыларның эшләреннән торган күргәзмә оештырыла.

Яңа ел чаралары музейларда һәм Казан Кремле җирлегендә 2022 елның 10 гыйнварына кадәр узачак.

«КАЗАН КРЕМЛЕ» МУЗЕЙ-ТЫЮЛЫГЫНДА ЯҢА ЕЛ ЧАРАЛАРЫ ПРОГРАММАСЫ

Җәяүле һәм автобус экскурсияләре:
+7 (843) 567-81-42

«Эрмитаж-Казан» үзәгенең яңа ел афишасы:
Шәхси килүчеләр программада күрсәтелгән көн һәм сәгатьләрдә тамашада катнаша ала, ә 10 кешедән торган төркемнәрдән гаризалар төркем өчен уңайлы көнгә һәм вакытка кабул ителә.

Программаларга алдан язылу кирәк.

+7 (843) 567-80-32;
+7 (843) 567-80-34

  • «Бәхетнең биш символы» күргәзмәсе буенча «Аждаһа Мушу белән сәяхәт» уены
  • «Бәхетнең биш символы» күргәзмәсе буенча «Бәхет эзләп, зәңгәр юлбарыс артыннан» дип исемләнгән яңа елга багышланган тематик экскурсия
    18, 19, 25, 26 декабрьдә 15:15 һәм 31 декабрьдә 14:00 сәгатьтә
    3, 4, 5, 6, 7, 8, 9 гыйнвар 15:15

    Бәясе: өлкәннәр-350 ₽; студентлар, пенсионерлар-250 ₽, мәктәп укучылары-200 ₽
  • «Бәхетнең биш символы» күргәзмәсе буенча «Family travel. Тылсымлы дөньяга сәяхәт» татар телендә интерактив программа
    18, 25 декабрь, 12:00
    3, 8 гыйнвар 12:00

    Бәясе: 300 ₽
  • «Бәхетнең биш символы» күргәзмәсе буенча «Family travel. Тылсымлы дөньяга сәяхәт» рус телендә интерактив программа
    18, 19, 25, 26 декабрь 13:15
    3, 4, 5, 6, 8 гыйнвар 13:15

    Бәясе: 300 ₽
  • «Бәхет эзләүчеләр, яки кытай сурәтенең сере» дигән иҗади биремле бәйрәм программасы
    19, 26 декабрь, 11:00
    4, 5, 6 гыйнвар 2022 ел, 11:00

    Бәясе: 300 ₽
  • Мәскәү шәһәренең «Собрание» музее коллекциясеннән «Музыкаль тылсым. XVIII-XX гасырның механик курчаклары һәм сирәк очрый торган антиквар» күргәзмәсе кысаларында «Джук-бокс яки яңа ел музыкаль тартмасы» мастер-класслы тематик программа
    18, 19, 25, 26 декабрьдә 14:00 һәм 31 декабрь 2021 ел, 12:00
    3, 4, 8 гыйнварда 14: 00 һәм 5, 6, 7, 9 гыйнвар 2022 ел, 12:00

    Бәясе: өлкәннәр – 350 ₽; студентлар, пенсионерлар, укучылар-300 ₽

Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музееның яңа ел афишасы:

Программаларга алдан язылу кирәк.
+7 (843) 567-80-24

  • «Хан хәзинәсе: Барсик һәм Юлбарыс» яңа ел квесты
    21 декабрь 2021 ел – 10 гыйнвар 2022 ел, 10:00, 13:00 һәм 15:00

    Бәясе: мәктәп укучылары, мәктәпкәчә яшьтәге балалар – 300 ₽, өлкәннәр-250 ₽
  • «Тирмә-сюрприз» мастер-класс
    25 декабрь 2021 ел – 10 гыйнвар 2022 ел – 13:00

    Бәясе: 300 ₽
  • «Батырның гаҗәеп аты» мастер-класс
    25 декабрь 2021 ел-10 гыйнвар 2022 ел-14: 00

    Бәясе: 250 ₽

Татарстанның Табигать тарихы музееның яңа ел афишасы:

Программаларга алдан язылу кирәк.
+7 (843) 567-80-35;
+7 (843) 567-80-37

  • Кече сыйныф укучылары өчен «Югалган вакыт эзләп» театральләштерелгән тамаша
    26 декабрь 13:00

    Бәясе: 650 ₽ (бәйрәм программасы + татлы бүләк). Өлкәннәр – 300 ₽ (керү билеты буенча)
  • «Әкияти патшалык» фетр һәм йоннан картиналар ясау буенча мастер-класс
    11 декабрь 13:30

    Бәясе: өлкәннәр – 700 ₽, мәктәп укучылары, мәктәпкәчә яшьтәге балалар -350 ₽
  • «Татлы десертлар» полимер измә буенча мастер-класс
    18 декабрь 12:00

    Бәясе: өлкәннәр – 700 ₽, мәктәп укучылары, мәктәпкәчә яшьтәге балалар -350 ₽
  • «Тылсымлы орнамент» күннән беләзекләр ясау буенча мастер-класс
    18 декабрь 13:30

    Бәясе: өлкәннәр – 700 ₽, мәктәп укучылары, мәктәпкәчә яшьтәге балалар -350 ₽
  • «Прованс табигать күренеше » йоннан картиналар ясау буенча мастер-класс
    25 декабрь 12:00

    Бәясе: өлкәннәр – 700 ₽, мәктәп укучылары, мәктәпкәчә яшьтәге балалар -350 ₽
  • «Яңа ел фантазиясе» фетрдан чыршы уенчыклары ясау буенча мастер-класс
    25 декабрь 13:30

    Бәясе: өлкәннәр – 700 ₽, мәктәп укучылары, мәктәпкәчә яшьтәге балалар -350 ₽
  • Тукымага сурәт төшерү буенча мастер-класс
    1 гыйнвар 12:00

    Бәясе: өлкәннәр – 700 ₽, мәктәп укучылары, мәктәпкәчә яшьтәге балалар -350 ₽
  • «Туңдырма» скрапбукинг техникасында открытка ясау буенча мастер-класс
    1 гыйнвар 13:30

    Бәясе: өлкәннәр – 700 ₽, мәктәп укучылары, мәктәпкәчә яшьтәге балалар – 350 ₽
  • «Йорт» коры әвәләү техникасын кулланып брошка ясау буенча мастер-класс
    8 гыйнвар 13:30

    Бәясе: өлкәннәр – 700 ₽, мәктәп укучылары, мәктәпкәчә яшьтәге балалар -350 ₽
  • «Кышкы әкият» фетрадан открытка ясау буенча мастер-класс
    8 гыйнвар 12:00

    Бәясе: өлкәннәр – 700 ₽, мәктәп укучылары, мәктәпкәчә яшьтәге балалар -350 ₽
  • «Кыш Бабайның яшерен лабораториясе» интерактив фәнни шоу
    19, 26 декабрь 2021 ел 13: 00
    2, 9 гыйнвар 2022 ел 13: 00

    Бәясе: өлкәннәр – 700 ₽, мәктәп укучылары, мәктәпкәчә яшьтәге балалар -350 ₽
  • «Кар бөртекләре фабрикасы» интерактив фәнни шоу
    12 декабрь 13:00

    Бәясе: өлкәннәр – 700 ₽, мәктәп укучылары, мәктәпкәчә яшьтәге балалар -350 ₽

Ислам мәдәнияте музееның яңа ел афишасы:

Программаларга алдан язылу кирәк.
+7 (843) 567-81-25;
+7 (843) 567-81-52

  • «Пыялага сурәт ясау» мастер-класс
    18 декабрь 11:00

    Бәясе: 300 ₽
  • «Гаҗәеп бакча» тәлинкәне декупажлау буенча мастер-класс
    17 декабрь 11:00

    Бәясе: 350 ₽
  • «Татарча гаилә вензеле» мастер-класс
    16 декабрь 11:00

    Бәясе: 350 ₽
  • «Яңа ел декупажы» тәлинкә декупажлау буенча мастер-класс
    23 декабрь 11:00

    Бәясе: 350 ₽
  • «Пыялага сурәт ясау. Яңа ел мотивлары » мастер-класс
    24 декабрь 11:00

    Бәясе: 300 ₽
  • «Яңа ел шәме» мастер-класс
    25 декабрь 11:00

    Бәясе: 250 ₽

Благовещение соборы тарихы музееның яңа ел афишасы:

Программаларга алдан язылу кирәк.
+7 (843) 567-81-62;
+7 (843) 567-81-68

  • «Суык бабай Изге Гурийда кунакта» музейда яңа ел программасы
    21, 23, 26, 28, декабрь, 4, 6 гыйнварда 13:00

    Бәясе: 300 ₽
  • «…чыршыга эленгән уенчыклар … » яңа ел шарларын бизәү буенча иҗади дәрес
    Һәр шимбә 13:00 сәгатьтә
    21 декабрьдән гаризалар буенча

    Бәясе: 150 ₽
  • Музейга керү билеты бәясе буенча экскурсия
    7 гыйнвар 13:00

Туп утары музееның яңа ел афишасы:

Программаларга алдан язылу кирәк.
+7 (843) 567-81-60

  • «Кыш Бабай һәм Кар кызының Яңа ел маҗаралары» уен программасы
    21-29 декабрь 2021 ел – 11:00 һәм 13:00
    4-6 гыйнвар 2022 ел – 11:00

    Бәясе: мәктәп укучылары, мәктәпкәчә яшьтәге балалар – 600 сум; озата баручылар-музейга керү билеты буенча: өлкәннәр – 200 ₽; пенсионерлар,студентлар – 100 ₽
  • «Яңа ел белән!» фотога төшү урыны
    15-31 декабрь 2021 ел һәм 2022 елның 1-10 гыйнвары музейның эш сәгатьләре

    Бәясе: музейга керү билеты буенча: өлкәннәр – 200 ₽; пенсионерлар, студентлар – 100 ₽
  • «Тылсымлы открытка» иҗади дәрес
    (4 кешегә кадәр төркем өчен)
    4, 11, 18 декабрь 11:00

    Бәясе: 200 ₽
  • «Раштуа прәннеге» иҗади дәрес
    4, 11, 18 декабрь 13:00,
    1 гыйнвар 15: 00 һәм 6, 7 гыйнвар 13: 00

    Бәясе – 200 ₽
  • «Яңа ел витражы» иҗади дәрес
    5, 12, 19 декабрь 11:00

    Бәясе – 300 ₽
  • «Кышкы гравюра» иҗади дәрес
    5, 12, 19 декабрь 13:00, 31 декабрь 11:00

    Бәясе – 250 ₽

«Манеж» күргәзмә залының яңа ел афишасы:

Программаларга алдан язылу кирәк.
+7 (843) 567-80-67

  • «Яңа ел детективы яки АниМашкалар Кыш бабайны коткара» театральләштерелгән яңа ел программасы
    19, 26 декабрь һәм 3 гыйнвар 13:00

    Бәясе: мәктәп укучылары, мәктәпкәчә яшьтәге балалар – 650 ₽ (программа+баллы бүләк), өлкәннәр – 200 ₽
  • «Кышкы бизәкләр» мастер-класс
    1, 5, 8 гыйнвар 13:00

    Бәясе: 300 ₽
  • «Яңа ел могҗизасы» иҗади дәрес
    2, 6, 9 гыйнвар 13:00

    Бәясе: 300 ₽
  • «Анимация тылсымы» иҗади дәрес
    4, 7 гыйнвар 13:00

    Бәясе: 300 ₽
  • «Пресинема» күргәзмәсе буенча экскурсия, 12+
    1, 2, 4, 5, 6, 7, 8, 9 гыйнвар 16:00

    Бәясе: 150 ₽

Үткәрү вакыты һәм программаның бәясе турында тулырак мәгълүмат «Казан Кремле» музей-тыюлыгы сайтында һәм түбәндәге телефон аша:
+7 (843) 567-80-17

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля

  • АЛАН АШ
    Кафе с демократичными ценами, татарской кухней и роботом официантом.
    Время работы — 10:00-18:00
    Средний чек — 300 ₽
  • ТИМЕРХАН
    Новый ресторан с просторным залом, где можно заказать блюда татарской и поволжской кухни.
    Время работы — 10:00-19:00
    Средний чек — 1000 ₽
  • TATAR by TUBETEY
    Кафе татарской кухни. Здесь можно попробовать традиционные блюда на новый лад и в современной подаче.
    Время работы — 12:00-19:00
    Средний чек — 650 ₽
  • ЧИРЭМ
    Татарский ресторан входящий в топ-50 ресторанов России. Стоит попробовать домашние татарские блюда, переосмысленные шефом Артёмом Лаптевым.
    Время работы — 12:00-23:00
    Средний чек — 1500 ₽
  • АУЛАК
    Кофейня с завтраками целый день, татарской выпечкой и десертами.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 500 ₽
  • СУВЕНИРЫ И УГОЩЕНИЯ ОТ БАХЕТЛЕ
    Небольшой кафетерий при супермаркете домашней еды. Как и в других магазинах сети, тут большой выбор выпечки и десертов.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 200 ₽
  • ПУШЕЧНЫЙ ДВОР
    Кафе в традиционном стилей с татарской и европейской кухней. Есть детское меню.
    Время работы — 9:00-21:00
    Средний чек — 350 ₽