Язгы каникул чорында Казан Кремлендәге чаралар прогораммасы - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Язгы каникул чорында Казан Кремлендәге чаралар прогораммасы

21.03.2023

25 марттан 2 апрельгә кадәр мәктәп укучыларының язгы каникуллары чорында Казан Кремлендә музей күргәзмәләре буенча экскурсияләр, интерактив программалар һәм мастер-классалар булачак. Язгы ялны Казан Кремле белән бергә үткәрергә чакырабыз!

КҮРГӘЗМӘЛӘР

«Эрмитаж-Казань» үзәге

Гавами урыннары бинасы

«Манеж» күргәзмә залы

Туп утары музее

Ислам мәдәнияте музее

КАЗАН КРЕМЛЕ МУЗЕЙЛАЫ ПРОГРАММАЛАРЫ

«Эрмитаж-Казань» үзәге

Катнашучылар легендар гаскәр башлыгы Александр Македонский белән 2500 еллык сәяхәткә чыгачак. Скульптура, археология әйберләре, тәңкәләр, китаплар, рәсемнәр ярдәмендә сөйләнелгән кызыклы һәм мавыктыргыч тарихлар, мифлар һәм риваятьләр бөек герое белән таныштырачак. Үзеңне археолог яки тарихи герой итеп хис итәргә, Македонский белән бергә төрле илләр буйлап сәяхәт итәргә уен, хуш исле тактиль зоналар ярдәм итәчәк. Сезне яңа ачышлар һәм тәэсирләр көтә!

Программага алдан язылырга кирәк

Тамашачыларны Дәүләт Эрмитажы тупланмасындагы хәзинәләр – дөнья тарихындагы иң бөек геройларның берсе – Александр Македонский турындагы хикәягә иллюстрация булып хезмәт итәчәк декоратив-кулланма сәнгать әйберләре, скульптура, рәсем сәнгате, графика көтә. Экскурсия вакытында геройның тормышыннан кызыклы фактлар гына түгел, ә кешелек тарихындагы иң ерак сәяхәт – көнчыгышка походы турында бик күп кызыклы мәгълүмат ачыкланачак.

Программага алдан язылырга кирәк

«Хәзинә эзләү» маҗаралы уены – Казан Кирмәне белән таныштыру экскурсиясенең мәктәп яшендәге балалар өчен мавыктыргыч итеп эшләнелгән төре. Заманалар чуала, борынгы риваятьләр калкып чыга һәм яңа белемнәр туа. Кирмәннең борынгы картасы белән танышып Кол Шәриф мәчете, Благовещение соборы, Сөембикә манарасы һәм Туп утарын күргәч, яшерен тамга һәм хатлар сезне хәзинә яшерелгән урынга алып киләчәк. Сандык эчендәге байлык хәзинә эзләүчеләр арасында бүленәчәк!

Программага алдан язылырга кирәк

Тулырак мәгълүмат һәм язылу өчен телефон номерлары +7 (843) 567-80-32, +7 (843) 567-80-34 һәм электрон адрес: hermitage-kazan@mail.ru

Татарстанның табигый тарих музее

Экскурсия барышында сез галәм яралганнан алып  беренче дүрт аяклы җан ияләренең барлыкка килүенә кадәрге вакытны үз эченә алган чор аралыгында планетабызда барган үзгәрешләр хакында белерсез.

Программага алдан язылырга кирәк

Экскурсия барышында сез балык, диңгез сөйрәлүчеләре, динозаврлар һәм имезүчеләр турында иң кызыклы мәгълүматларны белерсез.

Программага алдан язылырга кирәк

Тулырак мәгълүмат һәм язылу өчен телефон номерлары +7 (843) 567-80-37, +7 (843) 567-80-35 һәм электрон адрес: tabigat06@mail.ru

«Манеж» күргәзмә залы

Программада катнашучылар уен формасында карикатура сәнгате, аерым алганда, «Чаян» журналының Татарстан сатирик графикасы тарихы һәм «Коммуналка» арт-киңлегендә совет көнкүреш мәдәнияте белән танышачак.

Экскурсия 10 кешелек төркемнәр өчен алдан язылу буенча үткәрелә

Тулырак мәгълүмат һәм язылу өчен телефон номерлары +7 (843) 567-80-67, +7 (843) 567-80-68 һәм электрон адрес: kremlin-manege@yandex.ru

Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музее

Мастер-класста катнашучылар үз куллары белән җитен һәм нык баудан уенчык ат ясыячак. Бу бик яхшы бүләк һәм сувенир!

Программага алдан язылырга кирәк

Экскурсиядә катнашучылар, музей заллары буйлап сәяхәт итеп, чордан чорга күчеп, Идел буе Болгары, Алтын Урда, Казан ханлыгы, Казан губернасы һәм хәзерге республика хакимияте символлары белән таныша алачак. Алга таба үтеп сез, музей буйлап яшерелгән табышмаклар һәм биремнәрне табып, Ирбис исемле серле геройның сорауларына җавап табарга тиеш. Барлык биремнәрне чишеп, Ак Барс символикасын җентекләп өйрәнгәч, экскурсиядә катнашучылар Татарстан гербы тарихы буенча барлык мәгълүматны беләчәк. Ә экскурсия иҗади дәрес белән тәмамлана. Бу дәрес кысаларында һәркем үз гаиләсенең гербын ясый ала.  Арыслан яки бөркет? Барс яки Грифон? Девиз тасмасына нәрсә язылачак? Геральдиканың нечкәлекләрен аңлап, үзеңне һәм якыннарыңны яхшырак аңларга мөмкин.

Программага алдан язылырга кирәк

Музейда гадәти булмаган бер мөһер бар. Ул үткәндәге күп кенә серләрне һәм табышмакларны чишү өчен ачкыч булып тора.

Борынгы мөһернең яшерен мәгънәсе барлыгын һәркем белә. Бу нинди мөһер һәм ул кемнеке? Аның көче нәрсәдә? Бу сорауларга җавап бирер өчен, балаларга үткән чорларга сәяхәт итәргә, яшерен язмаларны чишәргә, борынгы тәңкәләрне өйрәнергә, кодны ачыкларга һәм мөһерне эзләргә туры киләчәк.

Программага алдан язылырга кирәк

Тулырак мәгълүмат һәм язылу өчен телефон номерлары +7(843) 567-80-24 һәм электрон адрес: muz_kazankreml@mail.ru

Туп утары музее

  • «Адыг сугышчысы эзләре буенча» квест-сәяхәтнамә

«Борынгы заманнан алып безнең көннәргә кадәр адыг сугышчының кораллану эволюциясе» күргәзмәсе буенча сорауларга җавап биреп, кунаклар уен формасында иң кызыклы экспонатлар белән таныша һәм барлык биремнәрне үтәп бетергәч, истәлекле сувенир иясе булачак.

Тулырак мәгълүмат телефон номерлары буенча: +7 (843) 567-81-61, +7 (843) 567-81-60

Благовещение соборы тарихы музее

  • Музейның төп экспозициясе буенча экскурсияләр һәркөн 12:00 һәм 14:00 сәгатьтә.

Тулырак мәгълүмат һәм язылу өчен телефон номерлары: +7 (843) 567-81-03, +7 (843) 567-81-62

КАЗАН КРЕМЛЕНЕҢ ГАВАМИ УРЫННАРЫ ПРОГРАММАСЫ

«Абый&Сабый» балалар һөнәрчелек үзәге

  • «Һөнәр каникуллары» программасы 27-31 март көннәрендә 1-5 сыйныф укучылары өчен.

Балаларны мастер-класслар, проект эше, саф һавада йөрү, музейларга бару һәм өч тапкыр туклану көтә.

Тулырак мәгълүмат һәм язылу өчен телефон номерлары: +7 987 273 4301

  • Язгы каникул көннәрендә мастер-класслар

Сылтама буенча үтеп билетлар алырга һәм расписание белән танышырга мөмкин

*Казан Кремленең экскурсияләре, күргәзмәләре һәм музейлары хакында тулырак мәгълүматны безнең сайтта — https://kazan-kremlin.ru/ һәм Визит-үзәгендә түбәндәге телефон номерлары буенча 8(843) 567-80-09, 567-81-42 белешергә мөмкин

Без социаль челтәрләрдә:

ВКонтакте — https://vk.com/kazan_kremlin

Telegram-канал — https://t.me/kzn_k remlin  

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля

  • АЛАН АШ
    Кафе с демократичными ценами, татарской кухней и роботом официантом.
    Время работы — 10:00-18:00
    Средний чек — 300 ₽
  • ТИМЕРХАН
    Новый ресторан с просторным залом, где можно заказать блюда татарской и поволжской кухни.
    Время работы — 10:00-19:00
    Средний чек — 1000 ₽
  • TATAR by TUBETEY
    Кафе татарской кухни. Здесь можно попробовать традиционные блюда на новый лад и в современной подаче.
    Время работы — 12:00-19:00
    Средний чек — 650 ₽
  • ЧИРЭМ
    Татарский ресторан входящий в топ-50 ресторанов России. Стоит попробовать домашние татарские блюда, переосмысленные шефом Артёмом Лаптевым.
    Время работы — 12:00-23:00
    Средний чек — 1500 ₽
  • АУЛАК
    Кофейня с завтраками целый день, татарской выпечкой и десертами.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 500 ₽
  • СУВЕНИРЫ И УГОЩЕНИЯ ОТ БАХЕТЛЕ
    Небольшой кафетерий при супермаркете домашней еды. Как и в других магазинах сети, тут большой выбор выпечки и десертов.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 200 ₽
  • ПУШЕЧНЫЙ ДВОР
    Кафе в традиционном стилей с татарской и европейской кухней. Есть детское меню.
    Время работы — 9:00-21:00
    Средний чек — 350 ₽