«Эрмитаж-Казан» үзәгендә «Классика көннәре» фестиваленең аралык нәтиҗәләре - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

«Эрмитаж-Казан» үзәгендә «Классика көннәре» фестиваленең аралык нәтиҗәләре

Апрель аенда «Эрмитаж-Казан» үзәгендә Дәүләт Эрмитажы белән берлектә оештырылган «Классика көннәре» фестивале уза. Традиция буенча, Дәүләт Эрмитажы тупланмасындагы антик сәнгать һәйкәлләренә багышланган балалар рәсемнәре күргәзмәсе төп вакыйга булачак.

Бүгенге көндә музейда 37 эш тупланган, шуларның унысы проектның инклюзив өлеше кысаларында башкарылган.

Рәсемнәр бәйгесендә катнашу өчен оештыручылар 6 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалардан торган фокус-төркем туплады. Катнашучылар күргәзмәдә экскурсиядә булды, Дәүләт Эрмитажы тупланмасындагы Казан Кремлендә тәкъдим ителгән шедеврларны карады һәм Александр Македонский тарихы турында күп яңалыклар белде. Экскурсия тәмамлангач, балалар үз белемнәрен үзләре тирәнәйтеп бөек гаскәр башлыгы турындагы риваятьләр һәм мифлар белән танышты.

Проектның инклюзив өлеше «Мин рәссам – мин шулай күрәм» бәйгесе кысаларында иҗади дәрестә узды. Катнашучылар гаилә темасына танылган музей сәнгать әсәренең аңлатмасын ясады.

Мондый мастер-класслар бөтен ил буенча музейларда узачак. Җиңүчеләрне Россиянең 18 шәһәреннән 34 музей экспертлары сайлап алачак. Иң яхшы йөздән артык эш ноябрь аенда Мәскәү музеенда күргәзмәдә тәкъдим ителәчәк. Бәйгене оештыручы – АНО «Колесо Обозрения».

Фестиваль кысаларында шулай ук «Эрмитаж-Казан» үзәгенең социаль челтәрләрендә ораторлык осталыгы онлайн-бәйгесе уза. Бәйгедә катнашу өчен күргәзмә һәм шулай ук Александр Македонский турында мифлар һәм легендалар белән танышкан катнашучыларның фокус-төркеме җыелган.

Катнашучылар үзләренә кызыклы булган тарихны сайлап алып видеога яздырырга тиеш. Әлеге видеороликларны «Эрмитаж-Казан» үзәгенең социаль челтәрләрендә карарга һәм ошаган эш өчен тавыш бирергә, шулай ук нәтиҗәләрне белергә мөмкин.


керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля

  • АЛАН АШ
    Кафе с демократичными ценами, татарской кухней и роботом официантом.
    Время работы — 10:00-18:00
    Средний чек — 300 ₽
  • ТИМЕРХАН
    Новый ресторан с просторным залом, где можно заказать блюда татарской и поволжской кухни.
    Время работы — 10:00-19:00
    Средний чек — 1000 ₽
  • TATAR by TUBETEY
    Кафе татарской кухни. Здесь можно попробовать традиционные блюда на новый лад и в современной подаче.
    Время работы — 12:00-19:00
    Средний чек — 650 ₽
  • ЧИРЭМ
    Татарский ресторан входящий в топ-50 ресторанов России. Стоит попробовать домашние татарские блюда, переосмысленные шефом Артёмом Лаптевым.
    Время работы — 12:00-23:00
    Средний чек — 1500 ₽
  • АУЛАК
    Кофейня с завтраками целый день, татарской выпечкой и десертами.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 500 ₽
  • СУВЕНИРЫ И УГОЩЕНИЯ ОТ БАХЕТЛЕ
    Небольшой кафетерий при супермаркете домашней еды. Как и в других магазинах сети, тут большой выбор выпечки и десертов.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 200 ₽
  • ПУШЕЧНЫЙ ДВОР
    Кафе в традиционном стилей с татарской и европейской кухней. Есть детское меню.
    Время работы — 9:00-21:00
    Средний чек — 350 ₽