29.11.2023
Татарстан Республикасы байрагы көнен бәйрәм итү кысаларында «Казан Кремле» музей-тыюлыгының Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музее даими экспозиция буенча тематик экскурсияләр әзерләде.
Экскурсиядә катнашучылар дала империяләре, Идел буе Болгары, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорындагы татар халкының ата-бабалары символикасы белән танышачаклар. Россия геральдикасына Барс һәм Зилантның кайчан кергәнен беләчәк. ТАССРның рәсми булмаган һәм рәсми рәвештә расланган байрагы һәм гербын күрәчәк, шулай ук Татарстанның хәзерге символларының мәгънәләренә төшенәчәк.
Кайчан: 2023 елның 1,2,3 декабрендә 14:00 һәм 16:00 сәгатьтә
Кайда: Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музее, 2 каттагы экспозиция (Сөембикә манарасы артында, ишек аша эчке ишегалдына керү).
Керү ирекле, сылтама буенча алдан теркәлү кирәк
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля