19.04.2023
Гавами бинасы2023 елның 24 апрелендә 15:00 сәгатьтә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының күргәзмә залларында М.Т. Калашников исемендәге музей-күргәзмә комплексы фондларыннан «Калашников. Солдат. Конструктор. Легенда»күргәзмәсе ачылачак. Экспозициядә 97 экспонат тәкъдим ителгән, алар арасында 1891/1930 елгы Мосин винтовкасы, 1945 елгы Симоновның үзлегеннән корыла торган карабины (СКС-45) һәм АК-74М автоматы.
Михаил Тимофеевич Калашников – бөтен дөньяга танылган исем. Ул ату коралы тарихына АК-47 автоматын төзүче буларак керә һәм корал дөньясында ХХ гасыр легендасына әверелә. Хәрби эш тарихында беренче тапкыр Михаил Калашников конструкцияләре нигезендә автоматлы ату коралының унификацияләнгән үрнәкләре кертелә, бу армиянең кораллану системасына зур өстенлекләр бирә.
Күргәзмәдә Бөек Ватан сугышы чорындагы ату коралы, 1940-1970 еллар ахырында Михаил Калашников тарафыннан эшләнгән автомат коралның серияле һәм тәҗрибә үрнәкләре, , спорт һәм ау кораллары, шулай ук 1991 елдан соң Калашников системасы базасында төзелгән автоматлар һәм пистолет-пулеметлар тәкъдим ителәчәк.
Шулай ук экспозициядә конструкторның шәхси коллекциясеннән әйберләр, бүләкләр, XX-XXI гасырларның чын фотодокументлары тәкъдим ителәчәк. Күргәзмәне киң аудиовизуаль контент һәм интерактив биремнәр белән мультимедия комплекслары тулыландырачак.
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля