Казан Кремлендә «Калашников. Солдат. Конструктор. Легенда» күргәзмәсе ачылачак - Музей-заповедник «Казанский Кремль»
Билет алу
Билет алу

Казан Кремлендә «Калашников. Солдат. Конструктор. Легенда» күргәзмәсе ачылачак

2023 елның 24 апрелендә 15:00 сәгатьтә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының күргәзмә залларында М.Т. Калашников исемендәге музей-күргәзмә комплексы фондларыннан «Калашников. Солдат. Конструктор. Легенда»күргәзмәсе ачылачак. Экспозициядә 97 экспонат тәкъдим ителгән, алар арасында 1891/1930 елгы Мосин винтовкасы, 1945 елгы Симоновның үзлегеннән корыла торган карабины (СКС-45) һәм АК-74М автоматы.

Михаил Тимофеевич Калашников – бөтен дөньяга танылган исем. Ул ату коралы тарихына АК-47 автоматын төзүче буларак керә һәм корал дөньясында ХХ гасыр легендасына әверелә. Хәрби эш тарихында беренче тапкыр Михаил Калашников конструкцияләре нигезендә автоматлы ату коралының унификацияләнгән үрнәкләре кертелә, бу армиянең кораллану системасына зур өстенлекләр бирә.

Күргәзмәдә Бөек Ватан сугышы чорындагы ату коралы, 1940-1970 еллар ахырында Михаил Калашников тарафыннан эшләнгән автомат коралның серияле һәм тәҗрибә үрнәкләре, , спорт һәм ау кораллары, шулай ук 1991 елдан соң Калашников системасы базасында төзелгән автоматлар һәм пистолет-пулеметлар тәкъдим ителәчәк.

Шулай ук экспозициядә конструкторның шәхси коллекциясеннән әйберләр, бүләкләр, XX-XXI гасырларның чын фотодокументлары тәкъдим ителәчәк. Күргәзмәне киң аудиовизуаль контент һәм интерактив биремнәр белән мультимедия комплекслары тулыландырачак.

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля

  • АЛАН АШ
    Кафе с демократичными ценами, татарской кухней и роботом официантом.
    Время работы — 10:00-18:00
    Средний чек — 300 ₽
  • ТИМЕРХАН
    Новый ресторан с просторным залом, где можно заказать блюда татарской и поволжской кухни.
    Время работы — 10:00-19:00
    Средний чек — 1000 ₽
  • TATAR by TUBETEY
    Кафе татарской кухни. Здесь можно попробовать традиционные блюда на новый лад и в современной подаче.
    Время работы — 12:00-19:00
    Средний чек — 650 ₽
  • ЧИРЭМ
    Татарский ресторан входящий в топ-50 ресторанов России. Стоит попробовать домашние татарские блюда, переосмысленные шефом Артёмом Лаптевым.
    Время работы — 12:00-23:00
    Средний чек — 1500 ₽
  • АУЛАК
    Кофейня с завтраками целый день, татарской выпечкой и десертами.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 500 ₽
  • СУВЕНИРЫ И УГОЩЕНИЯ ОТ БАХЕТЛЕ
    Небольшой кафетерий при супермаркете домашней еды. Как и в других магазинах сети, тут большой выбор выпечки и десертов.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 200 ₽
  • ПУШЕЧНЫЙ ДВОР
    Кафе в традиционном стилей с татарской и европейской кухней. Есть детское меню.
    Время работы — 9:00-21:00
    Средний чек — 350 ₽