Казан Кремлендә «Кремль балкышы» фестивале узачак - Музей-заповедник «Казанский Кремль»
Билет алу
Билет алу

Казан Кремлендә «Кремль балкышы» фестивале узачак

10.05.2023

18-20 майда Казан Кремле балкый: «Кремль балкышы» яктылык фестивале уздырылган көннәрдә музей-тыюлык җирлегендә инсталляцияләр белән 7 мәйданчык барлыкка киләчәк, перформанслар узачак, ә фестиваль 20 майда ел саен үткәрелә торган «Музейлар төне» акциясе белән тәмамланачак.

«Кремль балкышы» яктылык фестивале, 2023 елның 18-20 мае

«Кремль балкышы» фестивале көннәрендә Казан Кремленең танылган архитектура һәйкәлләре — Преображение һәм Яшеренү манаралары, Гавами урыннары бинасы ишегалдындагы каморлар һәм пряслалар мультимедия инсталляцияләре белән арт-объектларга әвереләчәк. Һәр инсталляция объектның тарихын һәм архитектура үзенчәлекләрен чагылдырачак, ә һәр көн кич белән Кол Шәриф мәчете янындагы мәйданчыкта перформанслар узачак.

Барлык мәйданчыкларга керү ирекле. Локацияләр 2023 елның 18-20 маенда, 19:30-23:00 сәгатьтә ачылачак. Локацияләр картасы белән сылтама буенча үтеп танышырга мөмкин.

Казан Кремлендә Музейлар төне, 2023 елның 20 мае

2023 елның 20 маенда «Казан Кремле» музей-тыюлыгы ел саен үткәрелә торган «Музейлар төне» бөтенроссия акциясенә кушылачак. Бу көнне 18:30 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр музей-тыюлыкның музейларында һәм күргәзмә залларында тематик экскурсияләр, театральләштерелгән программалар, мастер-класслар һәм квестлар узачак. Керү билеты буенча Казан Кремле музейларында программаларда, иҗади дәресләрдә һәм мастер-классларда катнашырга мөмкин.

Казан Кремле «Музейлар төне – 2023» тулы программасы белән танышу.

Оештыручылар турында

«Казан Кремле» музей-тыюлыгы шәһәрнең күп гасырлык тарихын ачып бирүче архитектура, тарихи һәм археологик һәйкәлләр комплексы. Музей-тыюлык составына түбәндәге Музейлар керә: «Эрмитаж-Казан» үзәге, Татарстанның табигый тарих музее, Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музее, Ислам мәдәнияте музее, Благовещение соборы тарихы музее, Туп утары музее, «Манеж» күргәзмә залы, Гавами бинасы күргәзмә заллары.

FORMATE – мультимедия сәнгате өлкәсендә проектлар иҗат итү һәм гамәлгә ашыру белән шөгыльләнүче концепт-студия. Аларның портфолиосында медиатехнологияләр, яктылык һәм лазерлар кулланып, бөтен Татарстан буенча иң эре мәдәни, спорт һәм икътисади вакыйгаларны ачу тантаналары өчен мультимедия шоулары һәм аудиовизуаль перформанслар бар.


Элемтәләр: 8 (843) 567-80-17; info.kremlin@mail.ru

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля

  • АЛАН АШ
    Кафе с демократичными ценами, татарской кухней и роботом официантом.
    Время работы — 10:00-18:00
    Средний чек — 300 ₽
  • ТИМЕРХАН
    Новый ресторан с просторным залом, где можно заказать блюда татарской и поволжской кухни.
    Время работы — 10:00-19:00
    Средний чек — 1000 ₽
  • TATAR by TUBETEY
    Кафе татарской кухни. Здесь можно попробовать традиционные блюда на новый лад и в современной подаче.
    Время работы — 12:00-19:00
    Средний чек — 650 ₽
  • ЧИРЭМ
    Татарский ресторан входящий в топ-50 ресторанов России. Стоит попробовать домашние татарские блюда, переосмысленные шефом Артёмом Лаптевым.
    Время работы — 12:00-23:00
    Средний чек — 1500 ₽
  • АУЛАК
    Кофейня с завтраками целый день, татарской выпечкой и десертами.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 500 ₽
  • СУВЕНИРЫ И УГОЩЕНИЯ ОТ БАХЕТЛЕ
    Небольшой кафетерий при супермаркете домашней еды. Как и в других магазинах сети, тут большой выбор выпечки и десертов.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 200 ₽
  • ПУШЕЧНЫЙ ДВОР
    Кафе в традиционном стилей с татарской и европейской кухней. Есть детское меню.
    Время работы — 9:00-21:00
    Средний чек — 350 ₽