Казан Кремлендә күрмәүче һәм начар күрүче балалар өчен «Җәйге музей лагере» узачак - Музей-заповедник «Казанский Кремль»
Билет алу
Билет алу

Казан Кремлендә күрмәүче һәм начар күрүче балалар өчен «Җәйге музей лагере» узачак

08.06.2023

2023 елның 12-17 июнендә «Казан Кремле» музей-тыюлыгында күрмәүче һәм начар күрүче балалар өчен «Җәйге музей лагере» узачак. Алты көн дәвамында мәдәни-мәгариф чарасында катнашучылар музейлар һәм күргәзмә заллары белән танышачак, махсус мастер-классларда һәм иҗади дәресләрдә катнашачак. Һәр көн балалар яңа темалар өйрәнәчәк: тарих, сәнгать, фән, һөнәрчелек һәм мәдәният. Лагерьда 10 бала катнаша.

Атна дәвамында балалар музейлар белән танышачак, мастер-классларда һәм иҗади дәресләрдә катнашачак, ә ахырында әти-әниләре белән бергә музей пикнигындагы лагерь дәвамында алган тәэсирләре белән уртаклашачак.

Проект өчен махсус мерч эшләнгән. Ул үз эченә рюкзак, панамка, футболка һәм су өчен шешәне ала. Лагерьга волонтерлар сайлап алынды һәм алар белән тренинглар үткәрелде.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, әлеге проект балаларны мәдәнияткә җәлеп итүгә һәм аларны музейлар белән таныштыруга, шулай ук киң җәмәгатьчелекнең игътибарын социаль инклюзия темасына җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

Исегезгә төшерәбез, Казан Кремле Сибур компаниясенең «Яхшы эшләр формуласы» социаль инвестицияләр программасының сигезенче грант бәйгесендә җиңүче булды (бәйгегә барлыгы 590 гариза килгән; Россиянең 16 шәһәреннән 138 проект җиңүче булды. «Инклюзия» юнәлеше быел беренче тапкыр бәйгедә билгеләнде).

«Җәйге музей лагерен» ачу тантанасы 12 июньдә 10:00 сәгатьтә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының Гавами урыннары бинасының лекториенда узачак (4 подъезд, 2 кат).

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля

  • АЛАН АШ
    Кафе с демократичными ценами, татарской кухней и роботом официантом.
    Время работы — 10:00-18:00
    Средний чек — 300 ₽
  • ТИМЕРХАН
    Новый ресторан с просторным залом, где можно заказать блюда татарской и поволжской кухни.
    Время работы — 10:00-19:00
    Средний чек — 1000 ₽
  • TATAR by TUBETEY
    Кафе татарской кухни. Здесь можно попробовать традиционные блюда на новый лад и в современной подаче.
    Время работы — 12:00-19:00
    Средний чек — 650 ₽
  • ЧИРЭМ
    Татарский ресторан входящий в топ-50 ресторанов России. Стоит попробовать домашние татарские блюда, переосмысленные шефом Артёмом Лаптевым.
    Время работы — 12:00-23:00
    Средний чек — 1500 ₽
  • АУЛАК
    Кофейня с завтраками целый день, татарской выпечкой и десертами.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 500 ₽
  • СУВЕНИРЫ И УГОЩЕНИЯ ОТ БАХЕТЛЕ
    Небольшой кафетерий при супермаркете домашней еды. Как и в других магазинах сети, тут большой выбор выпечки и десертов.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 200 ₽
  • ПУШЕЧНЫЙ ДВОР
    Кафе в традиционном стилей с татарской и европейской кухней. Есть детское меню.
    Время работы — 9:00-21:00
    Средний чек — 350 ₽