Рөстәм Миңнеханов мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Рөстәм Миңнеханов мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды

Рөстәм Миңнеханов лауреатларны булачак һөнәри бәйрәмнәре – мәдәният хезмәткәре көне белән котлады. Ул ассызыклаганча, мәдәният җәмгыятьнең иң мөһим нигезләренең берсе булып тора, бердәмлекне ныгытуга, милләтара тынычлыкны һәм татулыкны саклауга хезмәт итә, шулай ук яшь буынны тәрбияләүгә уникаль өлеш кертә.

ТР Рәисе билгеләп үткәнчә, 2023 ел Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителде: «Бу республика халыкларының мәдәни традицияләрен саклауның мөһимлеген, ата-бабаларның мәдәни байлыгын һәм хәтерен, һәр халыкның уникальлеген алдагы буыннарда дәвам иттерү өчен көчләрне берләштерү кирәклеген тагын бер кат ассызыклый».

Элегрәк Рөстәм Миңнеханов рус әдәбияты классигы Александр Сергеевич Пушкинның тууына 225 ел тулуны һәм татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйр тууына 200 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек турында указларга кул куйган иде. Республика Рәисе мәдәният хезмәткәрләрен әлеге чараларга актив кушылырга чакырды.

Моннан тыш, май аенда Казанда «Россия – Ислам дөньясы: Kazan-Forum» XIV халыкара икътисадый форумы узачак. Агымдагы елдан чара федераль дәрәҗәдә. «Без бик күп кунаклар көтәбез. Безнең мәдәниятебезне, тарихыбызны һәм гореф – гадәтләребезне лаеклы итеп күз алдына китерү мөһим», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Бүләкләү тантанасы алдыннан ТР Рәисе каршындагы Мәдәният һәм сәнгать советы утырышы булды. «Без тармак үсешенең төп юнәлешләренең берсе – халык-сәнгать кәсепләре турында фикер алыштык. Аларга ярдәм итү һәм үстерү, республикадан читтә алга бару өчен өстәмә шартлар тудыру мәсьәләләре бик мөһим. Без бу юнәлеш буенча конкрет чаралар планын әзерләячәкбез», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстанда мәдәният тармагына зур ярдәм чаралары гамәлгә ашырыла. «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында актив эш алып барыла. Соңгы 2 елда гына да 2 млрд сумнан артык федераль ярдәм җәлеп ителгән. Республика программалары кысаларында авыл мәдәният йортлары һәм балалар сәнгать мәктәпләре ремонтлана, театрлар, авыл клублары төзелә. «Бу учреждениеләрне яңача җанландыру, халыкны актив җәлеп итү – иң беренче чиратта тармак хезмәткәрләрен җәлеп итү бурычы», – диде Рөстәм Миңнеханов.

«Сезгә хезмәтегез, һөнәрегезгә булган мәхәббәтегез һәм тугрылыгыгыз өчен чын күңелдән рәхмәтемне һәм хөрмәтемне белдерәсем килә. Бәхет, сәламәтлек, яңа иҗади проектларны тормышка ашыруда уңышлар телим», – дип өстәде Татарстан Рәисе.

Материал Татарстан Республикасы Рәисе пресс-хезмәте тарафыннан тәкъдим ителде

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля

  • АЛАН АШ
    Кафе с демократичными ценами, татарской кухней и роботом официантом.
    Время работы — 10:00-18:00
    Средний чек — 300 ₽
  • ТИМЕРХАН
    Новый ресторан с просторным залом, где можно заказать блюда татарской и поволжской кухни.
    Время работы — 10:00-19:00
    Средний чек — 1000 ₽
  • TATAR by TUBETEY
    Кафе татарской кухни. Здесь можно попробовать традиционные блюда на новый лад и в современной подаче.
    Время работы — 12:00-19:00
    Средний чек — 650 ₽
  • ЧИРЭМ
    Татарский ресторан входящий в топ-50 ресторанов России. Стоит попробовать домашние татарские блюда, переосмысленные шефом Артёмом Лаптевым.
    Время работы — 12:00-23:00
    Средний чек — 1500 ₽
  • АУЛАК
    Кофейня с завтраками целый день, татарской выпечкой и десертами.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 500 ₽
  • СУВЕНИРЫ И УГОЩЕНИЯ ОТ БАХЕТЛЕ
    Небольшой кафетерий при супермаркете домашней еды. Как и в других магазинах сети, тут большой выбор выпечки и десертов.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 200 ₽
  • ПУШЕЧНЫЙ ДВОР
    Кафе в традиционном стилей с татарской и европейской кухней. Есть детское меню.
    Время работы — 9:00-21:00
    Средний чек — 350 ₽