Казан Кремлендә «Милли костюм театры» проектын тәкъдир итү булды - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Казан Кремлендә «Милли костюм театры» проектын тәкъдир итү булды

01.05.2022

Казан Кремлендә «Милли костюм театры» проектын тәкъдир итү булды. Чараны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, «Казан Кремле» музей-тыюлыгы һәм «Мисс Татарстан» иҗтимагый оешмасы оештырды. 25 ел дәвамында оешма, тантаналарда һәм республикабызның бәйрәм чараларында кулану өчен, уникаль стильләштерелгән милли коллекцияләр булдырды.

Әлеге чараның максаты – заманча этник һәм купшы костюмнар булдыруның милли традицияләрен саклап калу һәм үстерү аша Татарстан мәдәниятен популярлаштыру, көндәлек киемдә милли мотивларны куллану.

Тамашачылар алдында сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова чыгыш ясады. Ул тәкъдир итүнең беренче мәртәбә тәҗрибә өчен эшләнүен һәм алга таба бу юнәлешне, экскурсия программалары кысаларында яңа дизайнерлар, туристик төркемнәр җәлеп итеп, үстерү планлаштырылуын искәртте. «Һәр милләтнең үзенчәлеге – кием-салым, аш-су, тел. Һәр халыкның үз мирасы бар. Безнең төп бурычыбыз – аны киләчәк буынга күрсәтү. Без тамашачыда зәвык хисе уятырга тиеш!», – дип ассызыклап үтте.

«Мисс Татарстан» иҗтимагый оешмасы президенты Изольда Сахарова: «Этник күзаллаулар, һичшиксез, республикабыз халкы һәм башкала кунаклары өчен кызыклы! Проектның үсеше этник юнәлештә эшләүче – музыкантлар, вокалчылар, биючеләр, гомумән, иҗат кешеләре белән бергә кызыклы алымнар куллануда күренә», – дип белдерде.

Исегезгә төшерәбез, әлеге чара бәйрәм һәм ял көннәрендә Казан Кремленең гавами бинасында (1 нче подъезд) уза:

1, 2, 3, 7, 8, 9, 10, 20,21 май – 15:00 һәм 17:00 сәгатьтә.

Билет бәясе:
өлкәннәр – 250 сум,
ташламалы (пенсионерлар, студентлар, укучылар өчен) – 150 сум.

1,2,3 майда «Милли костюм театры» проектын тәкъдир итү чарасына керү түләүсез.

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля

  • АЛАН АШ
    Кафе с демократичными ценами, татарской кухней и роботом официантом.
    Время работы — 10:00-18:00
    Средний чек — 300 ₽
  • ТИМЕРХАН
    Новый ресторан с просторным залом, где можно заказать блюда татарской и поволжской кухни.
    Время работы — 10:00-19:00
    Средний чек — 1000 ₽
  • TATAR by TUBETEY
    Кафе татарской кухни. Здесь можно попробовать традиционные блюда на новый лад и в современной подаче.
    Время работы — 12:00-19:00
    Средний чек — 650 ₽
  • ЧИРЭМ
    Татарский ресторан входящий в топ-50 ресторанов России. Стоит попробовать домашние татарские блюда, переосмысленные шефом Артёмом Лаптевым.
    Время работы — 12:00-23:00
    Средний чек — 1500 ₽
  • АУЛАК
    Кофейня с завтраками целый день, татарской выпечкой и десертами.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 500 ₽
  • СУВЕНИРЫ И УГОЩЕНИЯ ОТ БАХЕТЛЕ
    Небольшой кафетерий при супермаркете домашней еды. Как и в других магазинах сети, тут большой выбор выпечки и десертов.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 200 ₽
  • ПУШЕЧНЫЙ ДВОР
    Кафе в традиционном стилей с татарской и европейской кухней. Есть детское меню.
    Время работы — 9:00-21:00
    Средний чек — 350 ₽