«Туристлык-рекреацион өлкәне үстерү потенциалы буларак тарихи-мәдәни мирас» XII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе башланып китте - Музей-заповедник «Казанский Кремль»
Билет алу
Билет алу

«Туристлык-рекреацион өлкәне үстерү потенциалы буларак тарихи-мәдәни мирас» XII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе башланып китте

18.04.2023

2023 елның 18 апрелендә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының Гавами урыннары бинасында «Туристлык-рекреацион өлкәне үстерү потенциалы буларак тарихи-мәдәни мирас» ХІІ Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе ачылды.

Конференция Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көненә багышланган һәм тарихи-мәдәни мирасны саклау, популярлаштыру һәм презентацияләү мәсьәләләрен күтәрә.

Быел чарада Россиянең һәм Белоруссиянең 16 төбәгеннән 100 дән артык кеше катнаша. Секцияләр эшенә 23 музей һәм музей-тыюлык, шулай ук тыюлык һәм милли парк хезмәткәрләре җәлеп ителә.

Конференцияне сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Рәисенең ярдәмчесе Олеся Балтусова, «Казан Кремле» музей-тыюлыгы директоры Илнур Рәхимов һәм Казан (Идел буе) федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институтының фәнни эшчәнлек буенча директор урынбасары, Халыкара һәйкәлләрне һәм истәлекле урыннарны саклау Советының (ИКОМОС) Россия Комитеты Вице-президенты Рафаэль Вәлиев ачты.

«Хәерле көн, хөрмәтле хезмәттәшләр. Безнең конференция көннән-көн таныла бара. Әгәр беренче елларда биредә бу өлкәдә кадрлар әзерләүче югары уку йортлары күбрәк тәкъдим ителгән булса, соңгы ике-өч елда без музей һәм музей-тыюлыклардагы хезмәттәшләребез тарафыннан зур кызыксыну күрәбез. Безнең конференциядә 100 дән артык кеше катнаша. Безнең өчен дәвамлылыкны күрсәтә алуыбыз мөһим: бүген монда студентлар гына түгел, ә безнең укытучылар, профессорлар да катнаша. Нәтиҗәләр буенча без һәрвакыт конференция материалларын әзерлибез, чараның бренды булган җыентыкны бастырабыз», – – дип ассызыклады Рафаэль Вәлиев.

«Безнең өчен әлеге конференцияне үткәрү – яхшы традиция, аның дәрәҗәсе арта бара. Катнашучылар саны елдан-ел артыр дип өметләнәбез. Шулай ук монда килгән һәм белемнәре белән уртаклашырга әзер булган белгечләргә рәхмәтлебез. Музей җәмәгатьчелеге бер яктан консерватив, икенче яктан бик ачык һәм әңгәмәгә әзер, үзенең иң яхшы тәҗрибәләре белән уртаклаша ала», – дип билгеләп үтте Илнур Рәхимов.

«Барыгызны да Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне белән котлыйм. Без барыбыз да бу көнгә катнашыбызны сизәбез. Без мәдәни мираста яшибез һәм эшлибез. Унике ел эчендә бик күп эш башкарылды. Конференциядә һәркемгә яхшы чыгыш ясауны телим», – диде Олеся Балтусова.

19 апрельдә конференция Казан (Идел буе) федераль университетында студентлар секциясе белән дәвам итәчәк.

Чара нәтиҗәләре буенча Россия фәнни цитаталар индексы системасына кертеп докладлар җыентыгы әзерләнәчәк.

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля

  • АЛАН АШ
    Кафе с демократичными ценами, татарской кухней и роботом официантом.
    Время работы — 10:00-18:00
    Средний чек — 300 ₽
  • ТИМЕРХАН
    Новый ресторан с просторным залом, где можно заказать блюда татарской и поволжской кухни.
    Время работы — 10:00-19:00
    Средний чек — 1000 ₽
  • TATAR by TUBETEY
    Кафе татарской кухни. Здесь можно попробовать традиционные блюда на новый лад и в современной подаче.
    Время работы — 12:00-19:00
    Средний чек — 650 ₽
  • ЧИРЭМ
    Татарский ресторан входящий в топ-50 ресторанов России. Стоит попробовать домашние татарские блюда, переосмысленные шефом Артёмом Лаптевым.
    Время работы — 12:00-23:00
    Средний чек — 1500 ₽
  • АУЛАК
    Кофейня с завтраками целый день, татарской выпечкой и десертами.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 500 ₽
  • СУВЕНИРЫ И УГОЩЕНИЯ ОТ БАХЕТЛЕ
    Небольшой кафетерий при супермаркете домашней еды. Как и в других магазинах сети, тут большой выбор выпечки и десертов.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 200 ₽
  • ПУШЕЧНЫЙ ДВОР
    Кафе в традиционном стилей с татарской и европейской кухней. Есть детское меню.
    Время работы — 9:00-21:00
    Средний чек — 350 ₽