Казан Кремлендә «Тимур Акулов - аны Татарстанның тышкы эшләр министры дип атыйлар иде» дип аталучы күргәзмә ачылды - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Казан Кремлендә «Тимур Акулов – аны Татарстанның тышкы эшләр министры дип атыйлар иде» дип аталучы күргәзмә ачылды

2023 елның 10 апрелендә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музеенда тантаналы рәвештә «Тимур Акулов – аны Татарстанның тышкы эшләр министры дип атыйлар иде» дип аталучы күргәзмә ачылды. Ул Россиянең һәм Татарстанның сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе, дипломат һәм Татарстан тышкы сәясәт ведомствосына нигез салучы Тимур Юрьевич Акуловка багышла. 2023 елда аның тууына 70 ел тула.

Экспозициядә архив фотолары, видеокадрлар, гаилә коллекциясеннән әйберләр, шулай ук чит ил делегацияләренең бүләкләре барлыгы 100 дән артык экспонат кертелгән.

Тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Рәис Администрациясе Җитәкчесе Әсгат Сәфәров, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев, Тимур Акуловның тормыш иптәше Фәридә Акулова, шулай ук туганнары катнашты.

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев үзенең сәламләү сүзендә: «Минем хатирәләрем яңарды. Без Тимур Юрьевич белән күп еллар бергә эшләдек. Ул халыкара мәсьәләләр буенча киңәшче һәм тышкы элемтәләр департаменты директоры булды. Монда мин элеккеге иңгә-иң куеп озак вакыт бергә эшләгән хезмәттәшләремнең фотосурәтләрен күрдем. Ул елларда безгә өр-яңадан яңа министрлык булдырырга туры килде. Минем ул вакытта күрсәткән тырышлыклары өчен һәркемгә зур рәхмәт әйтәсем килә».

Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров: «Без Тимур Юрьевичны һәрвакыт зур хөрмәт белән искә алабыз. Бу уникаль шәхес, зур җанлы һәм затлы кеше, үз эшенең чын остасы».

Татарстан Республкасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев хезмәттәшләренең сүзләрен тулыландырды: «Тимур кызыклы кеше иде. Ул төрле юнәлешләрдә хезмәттәшлекне үстерде. Төрле кешеләр белән уртак тел таба белде. Татарстанны чын күңеленнән ярата иде».

Тимур Акуловның тормыш иптәше Фәридә Акулова күргәзмәне оештыручыларга рәхмәтен белдерде: «Иң элек мин әлеге күргәзмәне оештыручыларга рәхмәт әйтәсем килә. Тимур Юрьевич истәлегенә хөрмәт белдерүчеләргә. Күргәзмәнең Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музеенда тәкъдим ителүе бик символик, чөнки ул безнең республиканың  көчле республика булуын бик тели иде».

Күргәзмә 2023 елның 4 маена кадәр дәвам итәчәк.

*Фотоматериалларны Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе матбугат хезмәте тәкъдим итте

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля

  • АЛАН АШ
    Кафе с демократичными ценами, татарской кухней и роботом официантом.
    Время работы — 10:00-18:00
    Средний чек — 300 ₽
  • ТИМЕРХАН
    Новый ресторан с просторным залом, где можно заказать блюда татарской и поволжской кухни.
    Время работы — 10:00-19:00
    Средний чек — 1000 ₽
  • TATAR by TUBETEY
    Кафе татарской кухни. Здесь можно попробовать традиционные блюда на новый лад и в современной подаче.
    Время работы — 12:00-19:00
    Средний чек — 650 ₽
  • ЧИРЭМ
    Татарский ресторан входящий в топ-50 ресторанов России. Стоит попробовать домашние татарские блюда, переосмысленные шефом Артёмом Лаптевым.
    Время работы — 12:00-23:00
    Средний чек — 1500 ₽
  • АУЛАК
    Кофейня с завтраками целый день, татарской выпечкой и десертами.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 500 ₽
  • СУВЕНИРЫ И УГОЩЕНИЯ ОТ БАХЕТЛЕ
    Небольшой кафетерий при супермаркете домашней еды. Как и в других магазинах сети, тут большой выбор выпечки и десертов.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 200 ₽
  • ПУШЕЧНЫЙ ДВОР
    Кафе в традиционном стилей с татарской и европейской кухней. Есть детское меню.
    Время работы — 9:00-21:00
    Средний чек — 350 ₽