В Присутственных местах Казанского Кремля пройдет новогоднее представление «Тайна хранителя Кремля» - Музей-заповедник «Казанский Кремль»
Билет алу
Билет алу

В Присутственных местах Казанского Кремля пройдет новогоднее представление «Тайна хранителя Кремля»

Яңа елга Казан Кремле үзгәрәчәк: аның Гавами урыннары могҗиза һәм тылсым хөкем сөрә торган әкияти дөньяга әвереләчәк, ә күз явын алырлык декорацияләрдә кеше ышанмаслык хәлләр булачак. Быел Гавами урыннары бинасында 6-10 яшьлек балалар «Кремль сакчысының сере» дигән яңа ел тамашасын карый ала. Кремльнең акыллы сакчысы һәм аның кызыксынучан кызы, шук тычканнар һәм тәрбияле Казан мәчесе Казан Кремленең кечкенә кунаклары белән бергә Яңа ел иң зур серен ачачак.

«Кремль сакчысының сере» спектаклендә балалар тамашачы булып кына калмый, ә күп гасырлык Казан Кремле тарихы белән бергә бара торган мавыктыргыч тарихның тулы хокуклы катнашучылары да булачак. Әкият геройлары белән бергә балаларга күп сынаулар үтәргә, Кыш бабай белән Кар кызы Казан Кремлендә Яңа ел бәйрәмендә кунак булсын өчен, игелекле эшләр башкарырга өйрәнергә туры киләчәк.

Оригиналь костюмнар, автор сценарие, мультимедияле декорацияләр уникаль тарихи урында – Казан Кремлендә, шулай ук уеннар һәм күңел ачулар – болар барысы да Яңа ел спектакленең аерылгысыз өлешләре, ул балаларга гына түгел, өлкәннәргә дә искиткеч кәеф бирәчәк. Иң мөһиме, безнең һәрберебездә тылсым яши, ә чын могҗизалар – безнең игелекле эшләребез һәм яхшылык эшләргә теләгебез булу икәнлеген онытмау.

Салкын кыш көнен безнең кунаклар матур итеп бизәлгән Яңа ел Кремле буйлап йөреп, тагын да күңеллерәк итә алачак. Ә озатып йөрүче өлкәннәр уңайлы кафеларның берсендә яки шәһәребезгә – аның тарихына һәм образларына багышланган, «Казан гасырлар манзарасында» күргәзмәсендә ял итә ала.

Шәхси кунаклар өчен график

Кайчан: 2023 елның 21-30 декабре, 2024 елның 1-5 гыйнвары

Сеанслар: 11:00, 14:00, 17:00. Программаның дәвамлылыгы 1 сәгать 30 минут тәшкил итә.

Билет бәясе: 2 500 сум (билет бәясенә татлы бүләк керә 500 гр.). 7 яшькә кадәрге балалар өчен бер озата баручы түләүсез керергә мөмкин.

Әгәр дә сез 7 яшьтән узган бала белән спектакльгә барырга телисез икән, сезнең үзегезгә дә билет алырга кирәк булачак. Аның бәясе 500 сум.

Төркемнәр өчен график

Кайчан: 2023 елның 21-30 декабре

Сеанслар: 11: 00, 14:00 сәгатьтә. Программаның дәвамлылыгы 1 сәгать 30 минут тәшкил итә.

Билет бәясе: 20 кешедән торган төркем өчен 2 000 сум (билет бәясенә 500 грамм татлы бүләк керә.). 20 кешелек төркем өчен, 2 озата баручы түләүсез керә ала.

Әгәр дә сез соңрак сатып алу өчен билетларны броньларга телисез икән, безнең белән электрон почта аша элемтәгә керегез: prog.zima@kazan-kremlin.ru

Хатта түбәндәге мәгълүматларны күрсәтергә кирәк:

  • Контакт мәгълүматлары – Ф.И.О., телефон номеры
  • Спектакльнең датасы
  • Сеанс
  • Билетлар саны
  • Түләү ысулы

Билетларны «Казан Кремле» музей-тыюлыгы сайтында һәм аның кассаларында (1 һәм 2 подъезд) сатып алырга мөмкин

Кассаларның эш вакыты:

  • Гавами урыннары 1 подъезд: дш-якш 9: 0-20:00
  • Гавами урыннары 2 подъезд: дш-якш 9:00-18:00

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля

  • АЛАН АШ
    Кафе с демократичными ценами, татарской кухней и роботом официантом.
    Время работы — 10:00-18:00
    Средний чек — 300 ₽
  • ТИМЕРХАН
    Новый ресторан с просторным залом, где можно заказать блюда татарской и поволжской кухни.
    Время работы — 10:00-19:00
    Средний чек — 1000 ₽
  • TATAR by TUBETEY
    Кафе татарской кухни. Здесь можно попробовать традиционные блюда на новый лад и в современной подаче.
    Время работы — 12:00-19:00
    Средний чек — 650 ₽
  • ЧИРЭМ
    Татарский ресторан входящий в топ-50 ресторанов России. Стоит попробовать домашние татарские блюда, переосмысленные шефом Артёмом Лаптевым.
    Время работы — 12:00-23:00
    Средний чек — 1500 ₽
  • АУЛАК
    Кофейня с завтраками целый день, татарской выпечкой и десертами.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 500 ₽
  • СУВЕНИРЫ И УГОЩЕНИЯ ОТ БАХЕТЛЕ
    Небольшой кафетерий при супермаркете домашней еды. Как и в других магазинах сети, тут большой выбор выпечки и десертов.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 200 ₽
  • ПУШЕЧНЫЙ ДВОР
    Кафе в традиционном стилей с татарской и европейской кухней. Есть детское меню.
    Время работы — 9:00-21:00
    Средний чек — 350 ₽