Казан Кремле Гавами бинасында «Казан гасырлар манзарасында» күргәзмәсе ачылды - Музей-заповедник «Казанский Кремль»
Билет алу
Билет алу

Казан Кремле Гавами бинасында «Казан гасырлар манзарасында» күргәзмәсе ачылды

2023 елның 1 февралендә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының Гавами бинасында урнашкан яңа күргәзмә залларында Казан шәһәре музее комплексы тупланмасыннан «Казан гасырлар манзарасында» күргәзмәсе ачылды.

Экспозициядә иң кызыклы археология экспонатлары тәкъдим ителгән: чакма таш, чукмар, билбау каптырмасы, Казан ханлыгы чорына караган кистән, Туктамыш хан чорына караган Алтын Урданың көмеш тәңкәләре, этнографик материаллар, документлар һәм башка уникаль археология предметлары аеруча игътибарга лаек. Татарстан Республикасының талантлы рәссамнарының иҗат эшләрендә сурәтләнгән сәнгать образлары аша тамашачы башкалабыз Казанның гасырлар дәвамында үсеш һәм үзгәреш юлларын күзәтә ала. Өч залда 590 экспонат урнаштырылган.

Тантананы Ислам мәдәнияте музее мөдире Ильнур Низамиев ачып җибәрде һәм «Казан Кремле» музей-тыюлыгы исеменнән кунакларны сәламләде. «Казан гасырлар манзарасында» күргәзмәсе – тарихи һәм мәдәни хронология, Казаныбызның портреты. Күргәзмәгә килүче кунакларның музей комплексы тупланмасының иң кыйммәтле, эксклюзив һәм кызыклы экспонатларын күрү мөмкинлеге бар», – дип ассызыклап үтте ул.

Казан шәһәренең музей комплексы директоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Луиза Космылина: «Әлеге күргәзмә Казанның XV гасырдан бирле барган вакыйгаларын тасвирлый. Безнең төп максатыбыз – яшьләрнең шәһәр тарихын өйрәнүгә, шул чорда булган әхлакый кыйммәтләргә игътибарын җәлеп итү», – дип белдерде.

Сәнгать белеме докторы Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова: «Безнең өчен бу күптән көтелгән күргәзмә. 2019 елда без «Казан» милли-мәдәни үзәге бинасыннан күченгәннән бирле, фондларның, экспонатларның сакланышы хакында бик борчылдык. Хәзер тамашачыларның элегрәк «Казан» милли-мәдәни үзәгендә тәкъдим ителгән экспозициянең кечкенә өлешләрен күрү мөмкинлеге барлыкка килде».

Күргәзмә ачылышында Россия сәнгать академиясе академигы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Фиринат Халиков катнашты. «Бүген биредә минем эшләрем тәкъдим ителә. Рәссам өчен аның иҗат әсәрләренең яшь буынны тәрбияләүдә катнашуы һәм тамашачы тарафыннан аларга ихтыяҗ булу бик мөһим», — дип үз фикерләре белән уртаклашты Халиков.

Үзбәкстанның халык рәссамы, Татарстан Республикасынң атказанган сәнгать эшлеклесе Заһад Хәбибуллин: «Мин һәрвакыт Казанга сокланам, күргәзмәдә рәссамнарның бу шәһәр белән горурлануларын күрергә мөмкин», – дип билгеләп үтте.

Казан шәһәре Мәдәният идарәсе башлыгының беренче урынбасары Екатерина Әхмәтшина проект командасына рәхмәт белдерде: «Сез зур эш башкардыгыз. Бу чыннан да тамашачы өчен кызыклы. Мин монда шәһәр музее нинди булырга тиешлеге турында иң заманча күзаллаулар гәүдәләнүен күрәм. Безнең өчен музей комплексының идеясен зур кызыксыну белән кабул итеп, күргәзмәне Казан Кремленең Гавами бинасында – тормышның кайнап торган, яшьләр арасында популяр булган урында оештыру мөмкинлеге бирү, зур бәхет».

Чарада Татарстан Республикасының атказанган артисты Ваис Бәйрәмов һәм Татарстан Республикасының халык артисты Рөстәм Асаев чыгыш ясады. «Казан гасырлар манзарасында» күргәзмәсе 2023 елның 30 апреленә кадәр дәвам итәчәк.

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля

  • АЛАН АШ
    Кафе с демократичными ценами, татарской кухней и роботом официантом.
    Время работы — 10:00-18:00
    Средний чек — 300 ₽
  • ТИМЕРХАН
    Новый ресторан с просторным залом, где можно заказать блюда татарской и поволжской кухни.
    Время работы — 10:00-19:00
    Средний чек — 1000 ₽
  • TATAR by TUBETEY
    Кафе татарской кухни. Здесь можно попробовать традиционные блюда на новый лад и в современной подаче.
    Время работы — 12:00-19:00
    Средний чек — 650 ₽
  • ЧИРЭМ
    Татарский ресторан входящий в топ-50 ресторанов России. Стоит попробовать домашние татарские блюда, переосмысленные шефом Артёмом Лаптевым.
    Время работы — 12:00-23:00
    Средний чек — 1500 ₽
  • АУЛАК
    Кофейня с завтраками целый день, татарской выпечкой и десертами.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 500 ₽
  • СУВЕНИРЫ И УГОЩЕНИЯ ОТ БАХЕТЛЕ
    Небольшой кафетерий при супермаркете домашней еды. Как и в других магазинах сети, тут большой выбор выпечки и десертов.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 200 ₽
  • ПУШЕЧНЫЙ ДВОР
    Кафе в традиционном стилей с татарской и европейской кухней. Есть детское меню.
    Время работы — 9:00-21:00
    Средний чек — 350 ₽