Казан Кремленең Гавами урыннары күргәзмә залларында «Бөек дала хәзинәләре» күргәзмәсе ачылды - Музей-заповедник «Казанский Кремль»
Билет алу
Билет алу

Казан Кремленең Гавами урыннары күргәзмә залларында «Бөек дала хәзинәләре» күргәзмәсе ачылды

2023 елның 6 июнендә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының Гавами урыннары күргәзмә залларында Көнчыгыш Казахстан тарих-туган якны өйрәнү музее коллекциясеннән «Бөек дала хәзинәләре» күргәзмәсе тантаналы рәвештә ачылды.  Анда 15 меңгә якын әйбер тәкъдим ителә. Алар арасында алтын бизәнү әйберләре, бронза казаннар, кием-салым һәм башка күп нәрсәләр.

Кунакларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева мөрәҗәгать итте: «Кадерле, хөрмәтле хезмәттәшләрем, мин Казан Кремлендә, Татарстанның йөрәгендә чын күңелемнән сезне сәламлим. Бүген биредә «Бөек дала хәзинәләре» дигән уникаль күргәзмә ачыла. Форсаттан файдаланып, мин Казахстандагы хезмәттәшләремә рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Алар безгә бөек мирасны үз күзләребез белән күрергә мөмкинлек бирде. Минемчә, һәрбер катнашучы искиткеч маҗаралы тарихи вакыйгалар белән танышачак һәм шулар ярдәмендә тирән мәгънәләргә төшенергә мөмкин. Бүген монда кунакларыбызның җан халәтен чагылдырган музыка яңгырады. Ике кардәш халыкның бер-берсе белән шушындый тарихи мизгелләр белән уртаклаша алуы бик күркәм».

Көнчыгыш Казахстан өлкәсе хакиме урынбасары Дархан Сапанов билгеләп үткәнчә: «Без Татарстанда безнең эрага кадәр VI-VIII гасырларның уникаль табылдыкларын, шулай ук казах җирендә ясалган әмма төрки каганатта табылган экспонатларны тәкъдим итү мөмкинлегенә бик шатбыз. Алар Татарстанда да үз тамашачысының игътибарын табар дип өметләнәбез, чөнки безнең уртак тарихи тамырларыбыз бар».

Казахстан Республикасының Казан шәһәрендәге генераль консулы Ерлан Искаков ассызыклап үтүенчә: «Без Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгына рәхмәтле. Мин шуны билгеләп үтәсем килә, сез бүген танышачак артефактлар чыннан да безнең археологларның казанышы, аларга моның өчен зур рәхмәт. Шулай ук Татарстан Рәис Аппараты, Татарстан Хөкүмәте әлеге проектны тормышка ашырганнары өчен рәхмәт белдерәбез».

«Казан Кремле» музей-тыюлыгы директоры Илнур Рәхимов йомгак ясап: «Казахстан һәм Казан Кремлендәге хезмәттәшләребезгә уртак эш, оперативлыгы өчен рәхмәт», – дип белдерде.

Күргәзмәгә килүчеләр скиф-сакс сәнгатенең искиткеч үрнәкләрен күрә алачаклар — алтын «очучы болан», алтын кынлы бронза пычак, тау тәкәсенең миниатюралы скульптурасы рәвешендәге пычак һәм башка күп җиһазлар.

Күргәзмә 2023 елның 6 июленә кадәр дәвам итәчәк.

Эш режимы:

дүшәмбе-пәнҗешәмбе: 10:00-18:00

җомга-11:00-20:00

шимбә-якшәмбе: 10:00-18:00

Билетны сылтама буенча үтеп алырга мөмкин

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля

  • АЛАН АШ
    Кафе с демократичными ценами, татарской кухней и роботом официантом.
    Время работы — 10:00-18:00
    Средний чек — 300 ₽
  • ТИМЕРХАН
    Новый ресторан с просторным залом, где можно заказать блюда татарской и поволжской кухни.
    Время работы — 10:00-19:00
    Средний чек — 1000 ₽
  • TATAR by TUBETEY
    Кафе татарской кухни. Здесь можно попробовать традиционные блюда на новый лад и в современной подаче.
    Время работы — 12:00-19:00
    Средний чек — 650 ₽
  • ЧИРЭМ
    Татарский ресторан входящий в топ-50 ресторанов России. Стоит попробовать домашние татарские блюда, переосмысленные шефом Артёмом Лаптевым.
    Время работы — 12:00-23:00
    Средний чек — 1500 ₽
  • АУЛАК
    Кофейня с завтраками целый день, татарской выпечкой и десертами.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 500 ₽
  • СУВЕНИРЫ И УГОЩЕНИЯ ОТ БАХЕТЛЕ
    Небольшой кафетерий при супермаркете домашней еды. Как и в других магазинах сети, тут большой выбор выпечки и десертов.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 200 ₽
  • ПУШЕЧНЫЙ ДВОР
    Кафе в традиционном стилей с татарской и европейской кухней. Есть детское меню.
    Время работы — 9:00-21:00
    Средний чек — 350 ₽