20.02.2023
«Манеж» күргәзмәләр залыЯл һәм бәйрәм көннәрендә, 2023 елның 23-26 февралендә «Манеж» күргәзмәләр залында өлкәннәр һәм балалар өчен күңел ачу чаралары узачак.
«СССРга әйләнеп кайтып» балалар өчен квест
Биремнәрне үтәп, сез 1960-1980 еллардагы совет сәнгате белән танышырсыз.
Күргәзмәгә билет сатып алганда, «Манеж» кассасында биремнәр белән маршрут битен сорагыз.
Алдан язылу кирәк түгел
24 февраль 18:30 сәгатьтә – «Проникновение» дуэты башкаруында шәһәр романслары кичәсе
Билет бәясе:
Өлкәннәр -500 сум
Студентлар, пенсионерлар-450 сум
18 яшькә кадәрге балалар – 400 сум
23-26 февральдә 16:00 сәгатьтә, – «Һәркем өчен экскурсия», сез 1960-1980 еллардагы совет сәнгате турында белерсез, 12+
Экскурсия 5 кешедән күбрәк җыелма төркемнәр өчен үткәрелә
Бәясе: 200 сум
Алдан язылу кирәк.
23-24 февраль 12:00 сәгатьтә – «Йомшак акварель» мастер-класс
Төсле сарык йонын катламлау ысулы белән сез шедевр ясарсыз. Йомшак, матур рәсемдә үзегезнең фантазиягезне тулысынча гәүдәләндерә алачаксыз. Әзер эш пыяла кыса артына урнаштырыла, 6+
25-26 февральдә 12:00 сәгатьтә – «Коммуналка» арт-киңлегендә иҗади дәрес
«Коммуналка» –ул 1960-1980 еллар үрнәгендәге коммуналь фатир стилендә эшләнгән мәйданчык: кызыклы көнкүреш экспонатлары һәм мультимедиа технологияләре белән килүчеләргә заман атмосферасын тоярга мөмкинлек бирә. Сәнгать киңлегендә экспонатларга кагылырга, киемнәрне киеп карарга һәм хәтта совет интерьерында фотосессия үткәрергә мөмкин. Илебездә булган «коммуналь тормыш» турындагы хикәяне тыңлаганнан соң, сез кәгазь курчак ясарсыз, 6+
Экскурсия 5 кешедән күбрәк җыелма төркемнәр өчен үткәрелә
Бәясе: 300 сум
Алдан язылу кирәк
Белешмәләр өчен телефон: +7(843) 567-80-67, +7(843) 567-80-68
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля