Благовещение соборы - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Благовещение соборы

Керүчеләр өчен мәгълүмәт

Соборга барган вакытта хатын-кызларга яулык ябарга, тәннең ялангач өлешләрен (иңбашларны, тезләрне) капларага, ир-атларга баш киемен салырга, телефонны тавышсыз режимга күчерергә кирәк. Дога укучыларны, гыйбадәт кылучыларны, дини чаралар үткәрүчеләрне фотога төшерү тыела. Дини чаралар вакытында туристларга керү чикләнергә мөмкин.

Эш вакыты

Благовещение соборы көн саен 9:00 – 19:00 эшли.

1996-2005 елларда махсус татар фәнни-төзекләндерү архитекторлары Р.Р. Раимова һәм И.Б. Харисова җитәкчелегендә Благовещение соборын яңарту эшләре алып барыла 2005 елның 19 июлендә собор Казан архиепискобы Анастасий тарафыннан кабаттан изгеләндерелә. 2005 елның 21 июлендә яңартылган соборда беренче литургияне Патриарх Алексий II башкара.

Объектның тасвирламасы

Благовещение соборы 1561-1562 елларда Казан Кирмәненең төньяк-көнчыгыш өлешендә, Псков осталары Постник Яковлев һәм Иван Ширяй тарафыннан 1552 елда Иван Грозный карары буенча зур булмаган агач чиркәү урынында төзелә.

Собор үз тарихы дәвамында күп тапкырлар яңадан корыла, янгыннарда яна, реставрацияләнә. Совет чорында чиркәү ябыла, архитектура объектларының бер өлеше җимерелә, собор бинасы көнкүреш ихтыяҗлары өчен кулланыла.

1977-1982 елларда һәм 1996-2005 елларда Собор яңартыла.

Благовещение соборын биш башлы бина, биш апсид, бинаның төп өлешкә терәлә торган ярым түгәрәк чыгынтысы, һәм ике гыйбадәт кылу урыны булган, өстәмә алтарь урнаштыру өчен бүлеп бирелгән өлеш тәшкил итә.

Үзәк өлеше ак таштан ясалган, алты баганага таяна, дүрт ян барабаны (бинанын цилиндр рәвешендәге өске өлешенең купол белән кушылган урыны) һәм Украина бароккосы стилендә башкарылган бер үзәк барабаны, өч апсиды һәм алар белән кушылган ян өстәмәләре бар.

Гыйбадәтханәнең эчке баганалары түгәрәк, төп куполга күчү конусның бер өлеше формасында борылмалы конструкция рәвешендә төзелгән. Бу куполдан куб өлешенә күчәргә мөмкинлек бирә.

Нигезе җир асты каттыннан тора, диварлары һәм тәре гөмбәзләре ак таштан катырылган блоклардан төзелгән.

Бу катны XVI гасырда аерым Изгеләр гыйбадәтханәсе буларак кулланалар.

Бинаның фасады аркатуралар (ялган аркалар) белән тоташтырылган бизәкле билләмәләр белән бизәлгән. Диварлар киле рәвешендә тәмамлана, позакамар өслек белән каплана. Ян ягында урнашкан зәңгәр төстәге гөмбәзе алтын йөгертелгән йолдызлар белән бизәлгән, үзәктәге гөмбәзе барочный груша рәвешендә.

Көньяк һәм төньяк яктан чиркәүнең үзәк өлешенә ике кирпеч калынлыгындагы чыгымнар ярымтүгәрәк апсидлар ярдәмендә; көнбатыштан – киң ике төстәге ризык кабул итү бүлмәсе тоташа. Бу урын кирпечтән төзелгән, шомартылган, позакомар белән капланган, фасадлары яссы пилястралар белән бизәлгән. Көнбатыш ягыннан периметр буйлап дивар кырында чиркәү хоры өчен баскычлар төзелгән (өске ачык галерея). Гыйбадәтханә диварларлары һәм булмә рәсем ясаганда кулланыла торган буяулар белән бизәлгән (XIX гасыр рәсем сәнгате).

1996-2005 елларда махсус татар фәнни-төзекләндерү архитекторлары Р.Р. Раимова һәм И.Б. Харисова җитәкчелегендә Благовещение соборын яңарту эшләре алып барыла 2005 елның 19 июлендә собор Казан архиепискобы Анастасий тарафыннан кабаттан изгеләндерелә. 2005 елның 21 июлендә яңартылган соборда беренче литургияне Патриарх Алексий II башкара.

Хәзерге вакытта Благовещение соборы гамәлдәге православие гыйбадәтханәсе булып тора. Монда Благовещение соборы тарихы музее урнашкан.

Казан митрополиты Матфей фатихасы белән XVII гасырда төзелгән Благовещение соборының манарасы хәзерге көнгә кадәр сакланмаган. Биш катлы 50 метрлы ак таш манара Казан Кирмәне җирлегенә кергән һәркемгә күренә торган булган. Манараның аскы ярусында урнашкан 2,5 тонналы олугъ кыңгырау – борынгы Казанда иң зурысы булган. XVIII гасырда манарада суга торган сәгатьләр була, ә гөмбәз башта шлем рәвешендә төзелә. Манара Благовещение соборының бүлмә өлеше болдырына тоташа. Элек кыңгырау астында изге газап чигүче Ирина хөрмәтенә изгеләштерелгән чиркәү урнаша, ләкин XVIII гасыр ахырында корылманың искерүе аркасында ул ябыла. Казан архиепискобы Филаретының теләге белән бу гыйбадәтханә 1832 елда торгызыла һәм Казан могҗизасы изге Герман исеме кушыла. Совет чорында чаң манарасы җимерелә. Хәзер аның урынында сквер урнашкан.