Кардәшләр корпусы - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Кардәшләр корпусы

Объектның тасвирламасы

Кардәшләр корпусы хөҗрә бинасы, казначылык йорты һәм галереядән торган комплекстан гыйбарәт. Алар үзара тоташа. Әлеге бина Казан Кирмәненең көньяк-көнбатыш өлешендә тора.

1670 елда үз эченә түбәсе ябылган кирпечтән эшләнгән галерея һәм квардрат рәвешендәге гөмбәзле хөҗрәне алган ике катлы бина төзелә. Бинаның алгы ягы кәрниз һәм билләмә белән  бизәлә, беренче һәм икенче катларда аркалы тәрәзәләре була. Бина Спас-Преображение монастыре монахларына яшәр өчен бирелә.

XVIII гасырда бинаның көнбатыш ягына борынгы монастырь киртәсенең бер өлешен биләгән өч катлы казна йорты төзелә. Аркалы тәрәзәләр – йөзлекләр, ә бинаның алгы ягы –декоратив билләмә һәм кәрнизләр белән бизәлә.  Бинаның түбәсе бакырдан эшләнә. Ул вакытта бакыр түбә ябу эшендә киң кулланыла.

Г хәрефе рзвешендәге Кардәшләр корпусы төньяк һәм көнбатыш яктан дүрт көчле контрфорс, яки диварны терәтү өчен нык терәү, белән ныгытыла. Хәзерге вакытта бинада төзекләндерү эшләре башкарылган һәм ул административ ихтыяҗлар өчен кулланыла.