Изге Николай чиркәве - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Изге Николай чиркәве

Объектның тасвирламасы

Изге Николачиркәве XVI гасырның икенче яртысында Казан Кирмәненең көньяк-көнбатыш өлешендә төзелә. Бинаны Идел известьташыннан төзиләр могҗиза тудыручы изге Николай исеме белән атыйлар. Халыкта гыйбадәтханәне Николай Ратный исеме белән йөртәләр, чөнки мәхәлләнең төп өлешен Казан гарнизоны укчылар гаскәре тәшкил итә.

Бинаның диварлары калын була. Аны эре известь ташлардан ике кат итеп өяләр һәм арасына измә агызып катыралар. Аннан соң өелгән диварны субайлар белән ныгыталар. Гыйбадәтханә зур булмаган квадрат рәвешендәге ике катлы бинадан гыйбәрәт була. Чиркәүнең көнбатышында күмәк аш табыны өчен урын, ә көнчыгышында ярымтүгәрәк алтарь була. Үзенең архитектурасы белән ул бер башлы классик новгород гыйбадәтханәсен бик нык хәтерләтә.

1815 елда Казанда зур янгын аркасында Изге Николай Ратный чиркәве зур зыян күрә, гөмбәзе  өлешчә җимерелә. Әмма шул ук елда гыйбадәтханә губерна архитекторы А. Шмидт проекты буенча үзгәртеп корыла. Гөмбәз сүтелеп алына, икенче кат кирпечтән эшләнә һәм ярымтүгәрәк түбә белән каплана. Төньяктан гыйбадәтханәнең күмәк табын өлешенә игумен йорты төзелә.

1820 елда гыйбадәтханә каршында изге Иоанн Лествичник исеме хөрмәтенә өстәмә алтарь булдырыла. Төзелеш шул рәвешле биеклеккә дә, киңлекккә дә арта.

Совет чорында дүртлекне тәмамлап торучы гөмбәз юкка чыга.

1990 елларда архитектор Г. Гаязов проекты буенча реставрация эшләре алып барыла. Күләк табын өлешендәге һәм гыйбадәтханә нигезендәге XVI гасырның ак ташларын саклап кала алалар. Чиркәүнең көнбатыш дивары көньяк-көнбатыш һәм Преображение манаралары арасындагы хәрби юл торыгына таяна. Хәзерге вакытта Никола Ратный чиркәве Казандагы иң борынгы корылмаларның берсе булып тора. Чиркәү гамәлдәге түгел.