Кол Шәриф мәчете - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Кол Шәриф мәчете

Килүчеләр өчен мәгълүмат

Мәчеттә булганда яулык кию, тәннең ялангач өлешләрен (җилкәләр, тезләр) ябу, телефонны тавышсыз режимга күчерү зарур. Днамаз укучыларны, дин әһелләрен, дини чаралар үткәрү өчен җаваплы хезмәткәрләрне фотога төшерү тыела. Дини чаралар үткәргәндә туристларга мшчеткә керү мөмкинлеге чикләнгән булырга мөмкин.

Эш сәгатьләре

Кол Шәриф мәчете көн саен 9:00-19:00 сәгатькә кадәрэшли

Атна саен җомга көннәрендә мәчет Җомга намазына 11:30-13:30 сәгатькә кадәр ябыла

Мәчет бинасы ак мәрмәр белән тышланган, гөмбәз һәм манаралар фирәзә төсенә буялган. Бинаның алгы ягы гарәп бормалы язуы һәм портал чикләре белән бизәлгән.

Объектның тасвирламасы

Кол Шәриф мәчете 1996-2005 елларда «Татинвестгражданпроект» фирмасы архитекторлары А.В. Головин, А.И. Исхаков, И.Ф. Сәйфуллин, А.Х. Саттаров, М.В. Сафронов, С.П. Шәкүров җитәкчелегендә төзелә.

Планда бина берсе өстенә берсе 45 градуслы почмак астында салынган ике квадраттан гыйбарәт. Ул үз чиратында сигезпочмаклык ясый. гыйбарәт. Мәчет диварлары мәрмәр ташка уеп язылган Коръән аятләрен камап торучы, үрмә орнамент белән бизәлгән бер-берсе белән кисешүче сигез уксыман арка рәвешендә. Дивар композициясенә биек уксыман витражлы (төсле пыяладан) тәрәзәләр килешеп тора. Мәчетнең түбәсе сигез улаклы, ә аның үзәге 36 метр биеклектәге һәм 17 метр диаметрлы купол белән капланган. Гөмбәздә лалә формасындагы тәрәзәләр киселгән.

Мәчет бинаның почмакларында урнашкан, азан әйткәндә кулланыла торган дүрт манарага ия. Төп манаралар 55 метр биеклектә. Моннан тыш мәчетнең бинага төп керү ишегендә урнашкан ике кечкенә манарасы һәм ике ярым манарасы бар. Һәр манара өстендә – ярымай.

Мәчет бинасы ак мәрмәр белән тышланган, гөмбәз һәм манаралар фирәзә төсенә буялган. Бинаның алгы ягы гарәп бормалы язуы һәм портал чикләре белән бизәлгән.

Кол Шәриф мәчетенең 5 ярусы бар, алар арасында цоколь һәм техник, берничә ярдәмче мәйданчыклар. Бина эчендә Ислам мәдәнияте музее, гардероб, тәхарәтханә бүлмәләре урнашкан. Беренче катта  ирләр өчен гыйбадәт залы, имамның эш бүлмәсе, икенчесендә – туристлар өчен балкон рәвешендәге күзәтү мәйданчыклары һәм хатын-кызлар өчен гыйбадәт зонасы урнашкан.

Бинада уникаль бизәкләү эшләре кулланылган: керамик паннолар, XVI гасыр технологиясе буенча башкарылган дивар бизәге, Рим мозаикасы, агач һәм ташка кул белән уеп ясалган рәсемнәр, классик витражлар һәм кыздыру технологиясе буенча башкарылган төсле пыялалар, алтын кою, алтын тегү, алгы якны мәрмәр һәм гранит белән тышлау. Ирләр һәм хатын-кызлар залының паркет идәннәренә фарсы келәмнәре җәелгән. Интерьерларны бизәү өчен табигый таш материаллар – гранит, төрле төстәге мәрмәр, мәрмәр ахак, змеевик кулланылган. Мәчет төзелешендә кулланылган мәрмәр таш Уралдан китерелгән, келәмнәр – Иран хакимияте бүләге, биш метр диаметрлы һәм ике тоннага якын авырлыктагы бәллүр люстра Чехиядә эшләнгән.