Кол Шәриф мәчетенә нигез салуга багышланган истәлек ташы - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Кол Шәриф мәчетенә нигез салуга багышланган истәлек ташы

Объектның тасвирламасы

1996 елның 21 февралендә элеккеге Юнкер училищесы җирлегендә булачак Кол Шәриф мәчете урынында тантаналы рәвештә истәлек билгесе салына. Мәчет төзү Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Карары белән 1995 елның 13 ноябрендә игълан ителә. Карар тексты ташка уеп язылган. Төзелеш эшләре башлангач, таш мәчетнең төньяк өлешенә күчерелә. Мәчет һәм таш каршындагы мәйдан мөселман бәйрәмнәре вакытында дини йолалар үткәрү өчен кулланыла.