Манеж - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Манеж

Объектның тасвирламасы

Манеж бинасы 1880 нче елларда Санкт-Петербургта эшләнгән проект буенча төзелә һәм Казан хәрби училищесы өйрәнүләрен үткәрү, юнкерларны сафта йөрергә әзерләү өчен кулланыла. Көнчыгыштан көнбатышка сузылган әлеге корылма Спас-Преображенский монастыреның фундаментына нигезләнә. Бинаның ике ягында җылыту мичләре була.

Манеж 1000 кв. м. мәйдан били, эчке бина 18×56 м. зурлыкта. Бинаның фасадын француз рустика алымы, шомартылмаган кытыршы таштан, киң ятма рәвештәге юллар бизи. Дүрт кырлы ярым коллонналар руст кисеменең эчендә яссы һәм тар калаклар белән эшләнә.  Бина гади аркалы тәрәзәле, гади кәрнизле, пирамида рәвешендәге декоратив турыпочмак сыман уемтыклары бар.

Керү урыны чуен баганаларга куелган чүкеп ясалган япмадан тора. Түбәнең фронтоны контрфорска таяна һәм декоратив диварга кушыла. Вальм түбәсе, ягъни өчпочмак рәвешендәге дүрт катлы кыек түбә, кирпеч баганаларга нигезләнә, чүкеп ясалган рәшәткә белән әйләндереп алына. Ян-як диварлар шома, рустика алымы бары тик ярымколонналарда гына кулланыла. Манеж бинасы 2003-2006 елларда төзекләндерелә. Хәзерге вакытта биредә күргәзмәләр залы урнашкан, анда күргәзмәләр һәм мәдәни-белем бирү чаралары уза.