Спас манарасы - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Спас манарасы

Объектның тасвирламасы

Спас манарасы – Казан Кирмәнен көньяктан камап алган ныгытманың үзәгендә урнашкан, төп керү юлы булып санала. 1556-1562 елларда Постник Яковлев һәм Иван Ширяев тарафыннан төзелә. Башта чиркәү бинасында Явыз Иванның сугыш иконасы һәм 1552 елда рус гаскәрләренең Казан һөҗүмендә кулланган башка ядкярләре саклана. Ул вакытта манара икеъяруслы, агач чатыр түбәле була һәм анда кечкенә күзәтү каланчасы урнаша.

XVII гасырның 70 елларында манарага чатыр түбәле ике ярус өстәп төзелә. Астагы ике ярус (XVI гасыр) ак таштан эшләнә һәм дүрт кырлы була, аның аркылы аркалы йөрү юлы үтә. Аларга кирпечтән салынган ике сигез кырлык (XVII гасыр) нигезләнә. Астагы сигезкырлыкта сәгать урнашкан, ә өстәгесенә аркалы уемнар уелган. Бу чаң манарасы хасыйл итә. Манара кирпеч чатыр белән тәмамлана. Ике кыек түбәле чиркәү бөтен озынлыгы белән манарага килеп кушыла. Бинаның алгы ягы XVI гасыр бизәген саклап калган. Манараның дивар калынлыгы 2,5 метр.

XIX гасыр уртасында Кирмәнгә керү юлы җайлырак булсын өчен, ныгытма диварының көнчыгыштан манара белән тоташкан торыгына уксыман арка тишәләр. Терсәкле юлдагы капканы томалап куялар.

70 елларда манараның көнбатыш ягында турыдан-туры чиркәүгә алып баручы баскычлы янкорма төзелә. Шул рәвешле чиркәү тулысынча манарадан аерыла. 1930 елда Спас капкасы аша Кирмәнгә функциональ яктан кирәкле туры керү юлы булдырыла. 1963 елда манараның сигезкырлылыгының өч ягында циферблатлы суга торган электр сәгатьләре барлыкка килә. Ә манара очына йолдыз урнаштырыла. Хәзер манара сәгатьләре махсус җайланмага тотштырылган: караңгы төшкәч, сәгать cукканда кура җиләге төсендәге яктылык кабынып китә. Реставрацияләү 1957, 1970-1975 елларда үткәрелде. Агач конструкцияләрне төзекләндерү, ак таштан салынган диварны реставрацияләү архитектор С.С. Айдаров җитәкчелегендә башкарылды.