Тайник (яшеренү) манарасы - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Тайник (яшеренү) манарасы

Объектның тасвирламасы

Юл манарасы XVI йөзнең икенче яртысында Псков осталары Иван Ширәй һәм Постник Яковлев тарафыннан камалышта шартлаган Нур-Гали (XVI йөздә руслар аны Муралеев дип атаганнар) манарасы урынында төзелә. Манараның беренче исеме Никола Чудотворц чиркәвеннән алган һәм Никольская дип атала башлый. Аннары, манараның исеме алыштырыла һәм Тайницкая исемен ала, чөнки 1552 елгы камалыш вакытында ныгытма сакчылары эчәргә яраклы су алган чыганакка баручы җир асты  юлы шартлатылган яшерен урын янында урнаша.

Баштарак турыпочмаклы кирпеч манара бер катлы, терсәк сыман үтү урыны була, өске якта дүрткырлы чыгымнар һәм дүрткырлы чатыр белән тоташа. Манара хәзерге кыяфәтен XVIII гасырда ала, ике яруслыга әйләнә. Беренче һәм икенче яруслар арасындагы күчү таш парапетлы терраса рәвешендә төзелә. Сугышчылар өчен урыннар  Казансу елгасына таба карап тора. Манараның түбәсе агач чатыр белән капланаган, ә чатыр өстеннән каравылчы урыны күтәртелгән, тагын да өскәрәк ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының әйләнә торган билгесе урнаштырылган. XIX гасыр башында Казансу елгасын су басу аркасында манараның җимерелү куркынычы барлыкка килә, әмма манараның тышкы дивары ягыннан куәтле контрфорс торгызыла, бу безнең көннәргә кадәр һәйкәлне саклап калырга мөмкинлек бирә.