Туп утарының Көньяк корпусы - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Туп утарының Көньяк корпусы

Объектның тасвирламасы

Көньяк корпус Туп утары комплексы составына керә.

Корпус XVII гасырның беренче яртысында төзелә. Бу – голландия технологиясе буенча кою эшендә кирәкле һава үткәргеч системасы сакланып калган җитештерү биналары.

Көнбатыштан ике катлы бина ныгытма диварына тоташса, көнчыгыштан җимерелгән бинаның кирпеч өеме белән тәмамлана. Туп утары комплексы П хәрефе рәвешендә.

Бинаның түбәсе тар агач такта белән капланган.  Түбәгә башлары киңәйтелгән, очлыбашлы япкычлар белән капланган, башына тимердән эшләнгән прапорлар беркетелгән кирпеч торбалар чыга.

Бинаның алгы ягы калаклар, кәрниз асты билләмәсе, кашага белән бизәлгән. Нурлы аркалы тәрәзәләр фасция һәм турыпочмаклы кирпечтән эшләнгән ярымтүгәрәк белән камалган. Ишек уемтыкларының өске өлеше аркалы, ә ишекләр тимер белән тышланган. Төньяк диварга эчке һәм тышкы яктан агач галереяләр тоташа. Тышкы галерея түбә белән капланган.

Көньяк корпус 1998-2005 елларда реставрацияләнгән һәм бина XVII гасырдагы тышкы кыяфәтен хәтерләтә.