Туп утарының төньяк корпусы - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Туп утарының төньяк корпусы

Объектның тасвирламасы

Төньяк корпус Туп утары комплексы составына керә.

Бина XVII гасырда төзелә һәм корал заводының цех вазыйфасын үти, артиллерия коралларын кою, саклау һәм ремонтлау өчен файдаланыла. Бина XVIII гасырда үзгәртеп корыла, монда Юнкер училищесы офицерларының фатирлары урнаша.  XX гасырда бинада яңадан үзгәрешләр була, 1990 елларда реставрацияләнә. Бинада министрлыклар һәм ведомстволар, Татарстан Республикасы Президентының вакытлы резиденциясе урнаша, ә хәзерге вакытта монда Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының Вәкиллек корпусы.

Җир асты ярусы булган ике катлы симметрик корылма төньяктан Туп утарының төп корпусына туры почмак ясап төзелә. Бина каршында балюстрада белән әйләндереп алынган зур терраса урнаша, ә аның биеклегендәге гөл чүлмәкләре белән бизәлгән баскычлар ике якка китә. Бинаның цоколь каты тәрәзәләре нурлы аркалы сандриклы. Бинаның беренче каты рустика алымы кулланып, ә почмаклар калаклар белән бизәлә.  Катлар ике яруслы кәрниз белән бүленә. Икенче катның турыпочмаклы тәрәзә төбләрендә гади кәрнизләр. Тәрәзә йөзлеге тәрәзә төбе кәрнизен кисеп үтеп ике кат арасындагы кәрниз белән тоташа. Әлеге урында яссы киртләч бар.

Фронтон үзәгендә Татарстан Республикасының гербы урнаштырылган.

Бинага керү юлында аска киңәеп китә торган, ике ягында террасасы булган. баскычлар ясалган. Түбәсе ябылган балкон балюстрада белән әйләндереп алынган. Түбә кырыйлары шулай ук балюстрада белән башкарылган. Төньяк һәм Көнчыгыш корпусларны тоташтыручы ялгау кәрниз, пилястрлар белән бизәлгән..Фронтонны каплаган түбәнең ике ягында да Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы флаглары эленгән флагшток беркетелгән. 1996-1997 елларда Төньяк корпус Ф.М Зәбиров җитәкчелегендә реставрацияләнде, архитектор – Р.М. Зәбиров, проектның инженер өлеше Г.И  Никитин җитәкчелегендә «Казан Промстройпроект» институты тарафыннан башкарылды, архитектор – А.Х. Белостоцкая, инженер – Н.А. Имайкин җитәкчелегендә, подрядчы оешмалар: «Йолдыз» ҖЧҖ, «Антика», «Стройсервис» фирмалары. Интерьерлар Югославиянең «Прогресс»фирмасы тарафыннан башкарылды.