Тоткынлык бинасы - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Тоткынлык бинасы

Объектның тасвирламасы

Гауптвахта – Казан Кирмәнен саклаучы каравылчылар торган урын. Соңрак биредә кулга алынган хәрбиләрне тоталар.

Гауптвахта бинасы XIX гасыр уртасында Казан Кремленең көньяк-көнчыгыш өлешендә төзелгән. “Г” хәрефе рәвешендәге бина өч катлы, бизәксез шома итеп тигезләгән диварлы, гади кәрнизле турыпочмаклы тәрәзәле, биек булмаган түбәле.

Корылма көньяктан Кирмән диварының Спас һәм Көньяк-көнчыгыш манаралары арасындагы торыгына тоташа, ә көнчыгыштан Көньяк – көнчыгыш һәм Консистор манаралары  арасындагы торыгыннан бераз читкә тайпыла.

1918 елның августында манара ак гвардиячеләр тарафыннан төрмә итеп кулланыла. Монда Я.С. Шейнкман, М. Вахитов, С.Н. Гассар, М.И. Межлаук һәм башка кулга алынучылар тотыла.

Бинада 1998 һәм 2003 елларда төзекләндерү һәм реставрация эшләре алып барыла. Хәзерге вакытта тоткынлык бинасында полиция батальоны урнашкан.