Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музее экспозициясе буенча экскурсия - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музее экспозициясе буенча экскурсия, 6+

Экскурсиянең тасвирламасы

Музей дәүләтчелекнең барлыкка килү тарихын, дин һәм татар халкының гореф-гадәтләрен тасвирлый. Музей экспозициясе 2000 елдан артык чорны үз эченә ала һәм татар халкы, ата-бабаларыбызның матди, рухи мәдәнияте предметлары белән таныштыра.

Экспозициядә Казан ханнары тәхете, Казанның меңъеллык тарихын раслаучы X гасыр чех тәңкәсе, XVI гасыр татарларының гарәп графикасы белән башкарылган язма үрнәкләре һәм башка уникаль экспонатлар тәкъдим ителә.