«Ныгытма сагында» тематик экскурсия - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

«Ныгытма сагында» тематик экскурсия, 6+

Җәяүле

90 мин.

Экскурсиянең тасвирламасы

Казан Кирмәненә килүчеләр һәм кунаклар өчен гадәти булмаган форматта «Ныгытма сагында» дип аталган экскурсия әзерләнгән – тыңлаучылар ныклы стеналар, хәрби бәрелешләр булган урыннар буенча йөрү, борынгы атмосфераны тою өчен уникаль мөмкинлек барлыкка килә. Кирмән манараларының ишекләре сезнең өчен генә ачыла!

Экскурсовод кунакларга Казан Кирмәненең саклау корылмасы буларак формалашуы турында сөйләячәк.

Шулай ук фотосурәткә төшереп бу сәяхәтне истәлеккә калдырып булачак.

Экскурсия 90 минутка каралган

Төркем өчен экскурсия бәясе:
– 1-10 кеше булган төркемгә – 2500 ₽;
– 11-30 кеше булган төркемгә – 200₽ һәр кешедән.

Экскурсиягә түбәндәге телефон номеры буенча алдан язылырга мөмкин:
+7 (843) 567-81-42