23.02.2023 – 21.01.2024
«Эрмитаж-Казан» үзәгеКасса музейның эш сәгате тәмамланырга 30 минут кала алдан ябыла
Өлкәннәр | 350 ₽ |
Студентлар һәм пенсия яшендәгеләр | 250 ₽ |
Александр Македонский. Көнчыгышка юл» күргәзмәсендә Дәүләт Эрмитажы тупланмасыннан безнең эрага кадәр IV гасырдан XIX гасырга кадәр аралыкны үз эченә алган археология, рәсем, корал, скульптура, зәркән сәнгате, тәңкәләр тәкъдим ителәчәк
Бөек Александр Македонский юлы буенча күргәзмә-сәяхәт өлкәннәр һәм балалар өчен кызыклы булачак!
Күргәзмә нәрсәсе белән кызыклы:
Укучыларны, укытучыларны һәм ата-аналарны мәктәп программасына чакырабыз! Геройның ничек белем алганың беләчәксез, үзегезгә яңа офыклар ачып, барлык уңышларның үз кулларыгызда икәнлегенә Александр Македонский белән төрле яшьтәге балалар өчен программаларда тагын бер кабат инаначаксыз.
Программаларга язылу өчен телефон номеры: +7 (843) 567-80-32; +7 (843) 567-80-34.
Күргәзмә кысаларында экскурсия һәм программаларны 10 кешедән артык төркемнәр өчен алдан язылу буенча уңайлы көнне һәм вакытта үткәрү мөмкинлеге бар.
Һәр шимбә һәм якшәмбе сезне «Александр Македонский. Көнчыгышка юл» күргәзмәсе программаларында көтәбез
Программа һәм шимбә һәм якшәмбе көнне 14:00 сәгатьтә алдан язылу буенча үткәрелә.
Экскурсия җомга, шимбә һәм якшәмбе көнне 16:00 сәгатьтә алдан язылу буенча үткәрелә.
Тулырак мәгълүмат һәм язылу өчен телефон номеры: +7(843) 567-80-32, +7(843) 567-80-34
Күргәзмә кысаларында экскурсия һәм программаларны 10 кешедән артык төркемнәр өчен алдан язылу буенча уңайлы көнне һәм вакытта үткәрү мөмкинлеге бар
Пушкин картасы белән күргәзмәгә билет ал һәм музейның Wi-Fi кафесында кофега 50% ташлама иясе бул.
*Күргәзмәгә шәхсән килгән очрак өчен
Акциядә катнашу өчен:
1.Пушкин картасы буенча күргәзмәгә керү билетын сатып алырга
2. 3 нче катта музейга керү урынында билетны күрсәтергә
3. «Мин «Македонский кофе белән» акциясендә катнашам», – дип әйтергә
4. Музейның Wifi-кафесында кофега ташлама алырга
Акция хакында тулырак
Дәүләт Эрмитажының сувенир продукциясен һәм күргәзмәнең махсус мерчын сатып алыгыз: шоппер-сумка, блокнот, карандаш, стикерпак, каталог һәм чикләнгән хуш исләр коллекциясе.
Начар күрүче һәм күрмәүче тамашачылар өчен экскурсия
Айга бер тапкыр күргәзмә буенча күрмәүче һәм начар күрүче тамашачылар өчен экскурсияләр үткәрелә. «Александр Македонский. Көнчыгышка юл» күргәзмәсе өчен махсус 5 тактиль станция әзерләнде, алар күргәзмә белән танышуны тагын да уңайлырак итә.
Экскурсиягә +7 (986) 917-78-61 телефоны буенча язылырга мөмкин (урыннар саны чикләнгән).
Социаль тарих
Күргәзмәгә килгәнче сез «Александр Македонский. Көнчыгышка юл» өчен эшләнгән социаль тарих белән таныша аласыз.
Социаль тарих – күргәзмәнең төп маршруты буенча интерактив урыннар һәм мөһим зоналарны тасвирлаган җентекле иллюстрацияләр белән баетылган кыскача хикәя.
Рус ишарәләр телендә күргәзмә буенча экскурсияләр
Җыелма төркемнәр өчен рус ишарәләр телендә экскурсияләр.
Һәр айның беренче сишәмбесендә «Александр Македонский. Көнчыгышка юл» күргәзмәсенә түләүсез билетлар буенча керергә мөмкин.
Сессияләр 10:00 сәгатьтә башлана һәм һәр 15 минут саен кабатлана.
Соңгы сеанс 17:00 сәгатьтә.
Сеанска 40 тан артык кеше кертелми.
Түләүсез билетны сайт яки музей кассасы аша ала аласыз.
Бер сеанска билетлар саны 30: шуларның 10 сы музей сайтында һәм 20 се кассада.
Экспозициягә керү билетта күрсәтелгән вакыт буенча башкарыла.
Билетларны түләүсез керү көнендә рәсмиләштерергә мөмкин.
Бу көнне билетсез күргәзмәгә керү мөмкин булмаячак.
Шуңа күрә билет алу мәсьәләсен алдан кайгыртуны сорыйбыз.
*Игътибар итегез, түләүсез керү көне күчерелергә мөмкин.
Тулырак мәгълүмат:
+7 (843) 567-80-32
+7 (843) 567-80-34
hermitage-kazan@mail.ru
Адрес: «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, «Эрмитаж-Казан» үзәге (3 кат)