Александр Македонский. Көнчыгышка юл - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Александр Македонский. Көнчыгышка юл, 0+

ЭШ РЕЖИМЫ

ДШ-ПҖ 10:00 — 18:00
ҖМ 11:00 — 20:00
ШМ-ЯКШ 10:00 — 18:00

Касса музейның эш сәгате тәмамланырга 30 минут кала алдан ябыла

БИЛЕТ БӘЯЛӘРЕ

Өлкәннәр350 ₽
Студентлар һәм пенсия яшендәгеләр250
18 яшькә кадәр балаларга керү түләүсез

УРНАШУ УРЫНЫ

Александр Македонский. Көнчыгышка юл» күргәзмәсендә Дәүләт Эрмитажы тупланмасыннан безнең эрага кадәр IV гасырдан XIX гасырга кадәр аралыкны үз эченә алган археология, рәсем, корал, скульптура, зәркән сәнгате, тәңкәләр тәкъдим ителәчәк

рус телендә пресс-релиз

КҮРГӘЗМӘНЕҢ ТАСВИРЛАМАСЫ

Бөек Александр Македонский эзләре буенча күргәзмә-сәяхәт.

Бөек цивилизацияләр тарихы – эллин дөньясы, көнчыгышның борынгы империяләре, күчмә халыклар дөньясы – 2500 елга сузылган тарих.

Дәүләт Эрмитажы тупланмасыннан безнең эрага кадәр IV гасырдан XIX гасырга кадәр аралыкны үз эченә алган археология, рәсем, корал, скульптура, зәркән сәнгате, тәңкәләр.

Балалар өчен уен зоналары, хуш ис станцияләре, мультимедиа һәм капшап карау мөмкинлеге булган станцияләр – болар барысы да сезне интерактив ярдәмендә борынгы тарихка алып китәчәк.

Аудиогид кулланмасында яки күргәзмә буйлап оештырылган экскурсиядә Македонский хакында тагын да күбрәк кызыклы фактлар бар!

КҮРГӘЗМӘГӘ БИЛЕТЛАР

Күргәзмәгә беренчеләрдән булып рәхим итегез! Билетлар тиздән сатуда булачак.

КАЗАНДА ЭРМИТАЖ КӨННӘРЕ

Күргәзмә Казанда «Эрмитаж көннәре» мәдәни программасы белән үрелеп барачак. Керү теркәлү буенча.

21 февраль

11:00 «Музейда инклюзив чаралар. Дәүләт Эрмитажы һәм аның хезмәттәшләре тәҗрибәсе»

Үткәрү урыны: Гавами бинасы, 4 подъезд, лекорий залы. Тиздән чарага теркәлергә мөмкин  булачак.

14:00 Антик керамика реставрациясе. Дәүләт Эрмитажы семинар-практикумы.

Үткәрү урыны: Гавами бинасы, 4 подъезд, лекорий залы. Тиздән чарага теркәлергә мөмкин  булачак.

16:00 Hermitage Online. Дәүләт Эрмитажы тупланмасыннан «Александр Македонский. Көнчыгышка юл» күргәзмзсе буенча Дәүләт Эрмитажының социаль челтәрләрендә туры эфир. Аны күргәзмә кураторы – Анна Алексеевна Трофимова, Дәүләт Эрмитажының антик дөнья бүлеге мөдире,сәнгать белеме фәне кандидаты алып бара.

22 февраль

12:00 Михаил Борисович Пиотровскийның «Мөселманнарда Александр Македонский» лекциясе.

Үткәрү урыны: Гавами бинасы, 4 подъезд, лекорий залы. Тиздән чарага теркәлергә мөмкин  булачак.

23 февраль

13:00 «Александр Македонский. Көнчыгышка юл» күргәзмәсе кураторы, Дәүләт Эрмитажының антик дөнья бүлеге мөдире, сәнгать белеме кандидаты Анна Алексеевна Трофимова лекциясе.

«Я провел Вас победителями через всю землю…»

Александр Македонский и его историческая роль».

Үткәрү урыны: «Эрмитаж-Казань» үзәге лекорий залы. Тиздән чарага теркәлергә мөмкин  булачак.

14:00 «Александр Македонский. Көнчыгышка юл» күргәзмәсе буенча күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен экскурсия. Тиздән чарага теркәлергә мөмкин  булачак.

15:00 «Александр Македонский. Көнчыгышка юл» күргәзмәсе буенча балалар һәм ата-аналар өчен программаның премьерасы. Тиздән чарага теркәлергә мөмкин  булачак.

16:00 «Александр Македонский. Көнчыгышка юл» күргәзмәсе буенча экскурсия. Тиздән чарага теркәлергә мөмкин  булачак.

ЭКСКУРСИЯ ҺӘМ КҮРГӘЗМӘ ПРОГРАММАЛАРЫ

Тиздән биредә үзегез өчен уңайлы вакытка экскурсия, балалар һәм гаилә программаларына язылырга мөмкин булачак!

ПУШКИН КАРТАСЫ

Тиздән күргәзмәгә билетны Пушкин картасы буенча алырга мөмкин булачак.

ДӘҮЛӘТ ЭРМИТАЖЫ ЛЕКОРИЯСЕ

ИНКЛЮЗИВ ПРОГРАММАЛАР

Тиздән күргәзмәдәге инклюзив программалар турында сөйлиячәкбез.

Тулырак мәгълүмат:+7 (843) 567-80-32;
+7 (843) 567-80-34 
hermitage-kazan@mail.ru

Адрес: «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, «Эрмитаж-Казан» үзәге (3 кат)