27.11.2023
Физик мөмкинлеге чикле кешеләр декадасы «Казан Кремле» музей-тыюлыгында 1 нче декабрьдән 10 сына кадәр дәвам итә. Ул физик мөмкинлеге чикле кешеләр көненә багышлана. Аны ел саен 3 декабрьдә билгеләп үтәләр.
Декада дәвамында төрле чаралар узачак: рус ишарәләр телендә экскурсияләр, тифлоаңлатмалы экскурсияләр, «Музейда инклюзия: музейны ничек ачык итәргә» лекциясе һ.б. «Кремль белән бергә-бер» проекты кысаларында сенсорлы рюкзак кулланып, социаль тарихлар белән танышырга мөмкин.
Декада вакытында I, II, III төркем физик мөмкинлеге чикле кешеләр өчен «Казан Кремле» музей-тыюлыгының барлык музейларына һәм күргәзмә залларына керү түләүсез.
Таныштыру лекцияләре
Керү түләүсез, алдан теркәлергә кирәк
*рус ишарәләр теленә тәрҗемә ителгән чара
Ишетмәүче һәм начар ишетүчеләр өчен
Керү түләүсез, алдан теркәлергә кирәк
Күрмәүче һәм начар күрүчеләр өчен
Керү түләүсез, алдан теркәлергә кирәк
Керү түләүсез, алдан теркәлергә кирәк
Рухи халәтендә үзенчәлекләр булган кешеләр өчен
Керү түләүсез, алдан теркәлергә кирәк
Барлык программаларга да алдан язылу кирәк
Программаларга язылу өчен телефон номерлары:
+7 (843) 567-81-22 (шалтыратулар өчен)
+7 (927) 722-33-08 (WhatsApp)
e-mail: access.kreml@kazan-kremlin.ru
«Казан Кремле» музей-тыюлыгының инклюзив программалары белән сылтама буенча үтеп яки телеграм-каналда тулырак танышырга мөмкин.
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля