Февраль аенда «Эрмитаж-Казан» үзәгендә Һиндстан сәнгате турында лекцияләр - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Февраль аенда «Эрмитаж-Казан» үзәгендә Һиндстан сәнгате турында лекцияләр

14-16 февральдә Центр «Эрмитаж-Казан» үзәге «Күпьяклы Һиндстан» лекцияләр циклына чакыра.

Кайсы мәдәнияттә бер-берсенә охшамаган күренешләр бар? Кайсы ил турында: «Чуар, күптөрле, күпьяклы», – диләр. Лекцияләрдә Һиндстан сәнгате һәм аның бөтен дөнья үрнәкләре турында сөйләячәкләр.

14 февральдә 10:00 һәм 16:00 сәгатьтә – «Гүзәл һәм үлемсез…». Һиндстан гыйбадәтханәсе скульптурасы.

Һиндстан скульптурасы – дөнья сәнгате тарихындагы иң якты битләрнең берсе. Һиндстан скульптурасының төп үзенчәлекләре һәм ул үзендә саклаган мәгънә төшенчәләренең тирәнлеге турында циклның беренче лекциясендә сүз барачак.

15 февральдә 10:00 һәм 16:00 сәгатьтә – «Оҗмахка кайту». Император Шах Джахан идарә иткән чорда  Һиндстан сәнгате (1627-1658).

Бу лекциядә император Шах Джахан төзеткән Һиндстан архитектурасының иң танылган һәйкәле турында белергә була. Ни өчен Таҗ Махал Аграда төзелә һәм император кешелек югалткан оҗмахны ничек кайтарырга тели? Әлеге һәм башка сорауларга тамашачылар икенче лекциядә җавап алачак.

16 февраль көнне 10:00 һәм 16:00 сәгатьтә – «Ярсулы мәхәббәт йөрәкне кабызды». XVIII–XIX гасырларда раджпут картиналарында Кришнаның мәхәббәт чагылышы.

Уникаль раджпут рәсем сәнгате һәм аның һинди романтик поэзиясе һәм атаклы герой Кришнаның мәхәббәт уеннары белән ничек бәйле булуы хакында өченче лекцияләр циклында сөйләячәкләр.

Лекор: Владимир Абинякин, Дәүләт Эрмитажының Көнчыгыш бүлеге фәнни хезмәткәре, Көньяк Һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия сәнгать коллекциясен саклаучы.

Бер лекциягә билет бәясе: 250 сум

3 лекциягә абонемент бәясе: 660 сум

Билетларны «Эрмитаж-Казан» үзәге кассасында һәм онлайн сатып алырга мөмкин.

Билет алу

3 лекция өчен абонемент алу

Пушкин картасы буенча билет алу

Пушкин картасы буенча 3 лекциягә абонемент алу

Лекцияләргә алдан язылу өчен телефон номерлары:

+7 (843) 567-80-32;

+7 (843) 567-80-34

hermitage-kazan@mail.ru

Урыннар саны чикле!

2022-23 сезон өчен лекториянең электрон буклеты

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля

  • АЛАН АШ
    Кафе с демократичными ценами, татарской кухней и роботом официантом.
    Время работы — 10:00-18:00
    Средний чек — 300 ₽
  • ТИМЕРХАН
    Новый ресторан с просторным залом, где можно заказать блюда татарской и поволжской кухни.
    Время работы — 10:00-19:00
    Средний чек — 1000 ₽
  • TATAR by TUBETEY
    Кафе татарской кухни. Здесь можно попробовать традиционные блюда на новый лад и в современной подаче.
    Время работы — 12:00-19:00
    Средний чек — 650 ₽
  • ЧИРЭМ
    Татарский ресторан входящий в топ-50 ресторанов России. Стоит попробовать домашние татарские блюда, переосмысленные шефом Артёмом Лаптевым.
    Время работы — 12:00-23:00
    Средний чек — 1500 ₽
  • АУЛАК
    Кофейня с завтраками целый день, татарской выпечкой и десертами.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 500 ₽
  • СУВЕНИРЫ И УГОЩЕНИЯ ОТ БАХЕТЛЕ
    Небольшой кафетерий при супермаркете домашней еды. Как и в других магазинах сети, тут большой выбор выпечки и десертов.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 200 ₽
  • ПУШЕЧНЫЙ ДВОР
    Кафе в традиционном стилей с татарской и европейской кухней. Есть детское меню.
    Время работы — 9:00-21:00
    Средний чек — 350 ₽