«Манеж»да «Казан Кремле» музей-тыюлыгының 30-еллыгына багышланган почта открыткаларына мөһер сугу тантанасы узды - Музей-заповедник «Казанский Кремль»
Билет алу
Билет алу

«Манеж»да «Казан Кремле» музей-тыюлыгының 30-еллыгына багышланган почта открыткаларына мөһер сугу тантанасы узды

2024 елның 7 февралендә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының 30 еллыгын бәйрәм итү хөрмәтенә чыгарылган маркировкалы открыткаларга мөһер сугу тантанасы узды. Тантаналы чара «Манеж» күргәзмә залында «Марка сәнгате» рәсем һәм почта миниатюрасы күргәзмәсендә узды.

Истәлекле открыткаларда «Казан Кремле» музей-тыюлыгы фондларыннан картиналар сурәтләнгән. Бу атаклы рәссам Азат Галимовның рәсем эшләре: «Сөембикә манарасы» һәм «Кремль метро тукталыш янында». Шулай ук Казан Кремле күренеше сурәтләнгән фото. Бу чара өчен махсус сувенир штемпель ясала, анда «Казан Кремле» музей-тыюлыгына нигез салу датасы 1994 елның 22 гыйнвары күрсәтелгән.

Тантанада Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Альберт Яковлев, «Марка» АҖ генераль директоры Артем Әдибеков, «Казан Кремле» музей-тыюлыгы директоры Илнур Рәхимов катнашты.

Дамир Натфуллин тантанага килгән кунакларын сәламләп: «Быел үзенең 30 еллыгын бәйрәм итә торган республикабызның визит карточкасы булган «Казан Кремле» музей-тыюлыгында өстендә зур халыкара чаралар алдыннан зур җаваплылык ята. Бүген тантаналы рәвештә – мөһер сугылды. Бу музей-тыюлык тарихында һәм Татарстан Республикасы тарихында калачак. Әлеге чара ярдәмендә башкала кунаклары Татарстанның визит карточкасының бер өлешен үзләренә истәлеккә ала алачак».

Артем Әдибеков марка сәнгатенә багышланган күргәзмә оештыру мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. «Музей-тыюлыкның 30-еллыгына багышланган күргәзмә һәм чара кунакларда җылы һәм якты тәэсирләр уятыр, дип өметләнәм һәм алга таба хезмәттәшлеккә ышанам», – диде ул.

Альберт Яковлев фикеренчә: «Татарстанның тематик нәфис маркалар буенча тәкъдимнәре һәм инициативалары күп булды, аларны «Марка» АҖ хуплады. Маркалар – Россия һәм бөтен дөнья халкына республиканың истәлекле урыннары һәм истәлекле вакыйгалары турында җиткерү өчен ачык корал».

Илнур Рәхимов ассызыклаганча: «Бүгенге чара безнең өчен аеруча мөһим һәм хөрмәтле. Без «Марка» АҖ хезмәттәшләре белән Казан һәм Татарстан Республикасы белән бәйле төрле истәлекле даталарга бәйле маркаларны гамәлгә чыгару һәм мөһер сугу традициясен дәвам итәбез».

Юбилей почта карточкаларында В хәрефе белән марка бар, шуңа күрә аларны илебезнең теләсә кайсы ноктасына җибәрергә мөмкин. Открыткаларны Казан Кремле җирлегендәге сувенир нокталарыннан сатып алырга мөмкин булачак. Барлыгы 2 000 данә открытка бастырылган.

Исегезгә төшерәбез, 2024 елда «Казан Кремле» музей-тыюлыгы үзенең 30 еллыгын билгеләп үтә. Ул 1994 елның 22 гыйнварында Татарстан Республикасының Беренче Президенты М.Ш. Шәймиев Указы нигезендә расланды. Бу датага махсус рәвештә 3 сюжетлы 3,5 мең данә тираж белән уникаль маркировкалы карточкалар чыгарылган.

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля

  • АЛАН АШ
    Кафе с демократичными ценами, татарской кухней и роботом официантом.
    Время работы — 10:00-18:00
    Средний чек — 300 ₽
  • ТИМЕРХАН
    Новый ресторан с просторным залом, где можно заказать блюда татарской и поволжской кухни.
    Время работы — 10:00-19:00
    Средний чек — 1000 ₽
  • TATAR by TUBETEY
    Кафе татарской кухни. Здесь можно попробовать традиционные блюда на новый лад и в современной подаче.
    Время работы — 12:00-19:00
    Средний чек — 650 ₽
  • ЧИРЭМ
    Татарский ресторан входящий в топ-50 ресторанов России. Стоит попробовать домашние татарские блюда, переосмысленные шефом Артёмом Лаптевым.
    Время работы — 12:00-23:00
    Средний чек — 1500 ₽
  • АУЛАК
    Кофейня с завтраками целый день, татарской выпечкой и десертами.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 500 ₽
  • СУВЕНИРЫ И УГОЩЕНИЯ ОТ БАХЕТЛЕ
    Небольшой кафетерий при супермаркете домашней еды. Как и в других магазинах сети, тут большой выбор выпечки и десертов.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 200 ₽
  • ПУШЕЧНЫЙ ДВОР
    Кафе в традиционном стилей с татарской и европейской кухней. Есть детское меню.
    Время работы — 9:00-21:00
    Средний чек — 350 ₽