Мартта «Британиядә мәҗүсилек» лекцияләр циклы башлана - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Мартта «Британиядә мәҗүсилек» лекцияләр циклы башлана

«Эрмитаж-Казань» үзәге 2023 елның 14-16 мартында «Британиядә мәҗүсилек» дип аталучы лекцияләр циклына чакыра.

Борынгы Британия Рим чорында көнбатыш дөньясының перифериясендә кала, шуңа күрә аның тарихы тулылыктан мәхрүм. Ләкин утрауда табылучы уникаль археологик һәйкәлләр Британия мәҗүсиләренең, борынгы заманнардан алып христианлык барлыкка килгәнчегә кадәр чордагы, яшәү рәвешен, фикерләүләрен һәм ышануларын реконструкцияләргә мөмкинлек бирә.

14 март, 10:00 һәм 16:00 сәгатьтә «Тарихка кадәрге Британия. Мәһабәт корылмалар»

Лекция Уэссекс графлыгындагы атаклы мегалит корылмаларга һәм суперхенджларга багышлана. Алар арасында иң танылганы Стоунхендж.

15 март, 10:00 һәм 16:00 сәгатьтә – «Кельт Британиясе. Табигатьне бүләкләү»

Лекциядә Британия кельтлары, аларның мәдәнияте, күп санлы хәзинәләрдә табылган сәнгать әсәрләрендә тасвирланган табигать илаһларын бүләкләп корбан китерү турында сөйләячәкләр.

16 март, 10:00 һәм 16:00 –«Рим Британиясе. Файда һәм уңайлылык»

Лекция Британиянең соңгы Рим провинциясен романлаштыру үзенчәлекләренә, кельт-рим Британиясенең сәнгать әсәрләренә һәм архитектурасына багышлана.

Лектор: Ирина Владленовна Быкова, сәнгать тарихчысы, филолог, Дәүләт Эрмитажының фәнни-агарту бүлеге хезмәткәре.

Бер лекциягә билет 250 сум

Өч лекциягә абонемент 660 сум

Билетларны «Эрмитаж-Казан» үзәге кассаларында һәм онлайн алырга мөмкин.

Билет алу

Өч лекциягә абонемент алу

Пушкин картасы белән билет алу

Өч лекциягә Пушкин картасы белән абрнемент алу

Лекцияләргә алдан язылырга кирәк:

+7 (843) 567-80-32;
+7 (843) 567-80-34 

Урыннар саны чикле!

2022-23 сезонга лекториянең электрон буклеты

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля

  • АЛАН АШ
    Кафе с демократичными ценами, татарской кухней и роботом официантом.
    Время работы — 10:00-18:00
    Средний чек — 300 ₽
  • ТИМЕРХАН
    Новый ресторан с просторным залом, где можно заказать блюда татарской и поволжской кухни.
    Время работы — 10:00-19:00
    Средний чек — 1000 ₽
  • TATAR by TUBETEY
    Кафе татарской кухни. Здесь можно попробовать традиционные блюда на новый лад и в современной подаче.
    Время работы — 12:00-19:00
    Средний чек — 650 ₽
  • ЧИРЭМ
    Татарский ресторан входящий в топ-50 ресторанов России. Стоит попробовать домашние татарские блюда, переосмысленные шефом Артёмом Лаптевым.
    Время работы — 12:00-23:00
    Средний чек — 1500 ₽
  • АУЛАК
    Кофейня с завтраками целый день, татарской выпечкой и десертами.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 500 ₽
  • СУВЕНИРЫ И УГОЩЕНИЯ ОТ БАХЕТЛЕ
    Небольшой кафетерий при супермаркете домашней еды. Как и в других магазинах сети, тут большой выбор выпечки и десертов.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 200 ₽
  • ПУШЕЧНЫЙ ДВОР
    Кафе в традиционном стилей с татарской и европейской кухней. Есть детское меню.
    Время работы — 9:00-21:00
    Средний чек — 350 ₽