Үзгәрешсез музей

Гомуми мәгълүмат

Физик мөмкинлеге чикле балалар, I һәм II төркемгә караучы физик мөмкинлеге чикле кешеләр Казан Кирмәненең музей һәм күргәзмә залларына түләүсез керә ала. Ташламалар таныклык күрсәткәндә ясала.

Экскурсия заказ бирү

Әгәр сез «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгына төркем белән экскурсиягә килергә телисез икән +7 (843) 567-80-29 номеры буенча шалтыратыгыз, яки kazan.kremlin@tatar.ru почтасына оешма исеменнән рәсми сорау җибәрегез.

Безнең инстаграм: @kazan_kremlin.inclusion

«Казан Кирмәненә» ничек килергә:

Машина белән:

Машина йөртүчеләргә навигаторда Спас манарасын ориентир итеп сайларга киңәш итәбез. Казан Кирмәненең каршы ягында, Казан циркы бинасы янында машинагызны бушлай парковкада калдыра аласыз. Музей-тыюлык җирлегенә машина белән керү катгый тыела.

Җирлеккә керү 06:00-20:00 сәгать аралыгында Тайницкая манарасы, яки тәүлек дәвамында Спас манарасы аша рөхсәт ителә.

Метро белән:

«Казан Кирмәне» станциясендә метро поездыннан чыгарга. Метродан чыгучы җир асты юлында уңга борылырга һәм баскычтан өскә менәргә кирәк. Бу очракта Казан Кирмәне сездән сул якта булачак. Баскычтан Беренче май мәйданына кадәр күтәрелгәч, Спас манарасы аша Кирмән җирлегенә кереп була.

Җир өсте транспорты:

«Үзәк стадион» тукталышына кадәр 6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 номерлы автобус, яки.

2 номеры троллейбус белән килә аласыз.

Тукталыштан Тайницкая манарасына, яки Спас манарасына кадәр 5 минут тирәсе җәяү барырга кирәк.

«Ирек мәйдан» тукталышына кадәр 10а, 30, 35, 54, 63, 91 номерлы автобус, яки.

2, 3, 5, 7, 8 номерлы троллейбус белән килә аласыз. Тукталыштан Ленин бакчасы һәм «Кара күл» паркына кадәр җәяү барырга кирәк, аннан соң сулга борылырга һәм Кремль урамына менгәч, уң якта сезне Спас манарасы каршы алыр.

«Кирмәнгә кагылу» дип аталучы экскурсия

Һәр айның беренче пәнҗешәмбесендә сез Казан Кирмәне җирлегенә сәяхәт вакытында аның ак диварларына кагыла, тарихи легендаларны тыңлый аласыз. Экскурсия ахырында архитектура һәйкәлләренең модельләрен капшап карау мөмкинлеге бар.

Экскурсиягә +7(843)567-80-29 номеры буенча шалтыратып алдан язылырга кирәк, урыннар саны чикләнгән.

Якындагы экскурсияләр:

2 сентябрь 13:00 һәм 15:00

Бәясе: түләүсез

Музей-тыюлык җирлегендә һәм Казан Кирмәненең музейларында шәхси саклану чаралары (битлек/респиратор) кулланырга киңәш итәбез.

«Кирмән хакында сөйлибез» дип аталучы программа урыннарга чыгып үткәрелә

Әлеге программа кысаларында килүчеләр Казан Кирмәненең тарихы белән таныша, музей-тыюлык җирлеге буенча виртуаль сәяхәт ясый ала. Һәр экскурсия ахырында кунакларга музей-тыюлыкның архитектура һәйкәлләренең модельләрен капшап карау мөмкинлеге бар.

Экскурсиягә +7(843)567-80-29 номеры буенча шалтыратып алдан язылырга кирәк, урыннар саны чикләнгән (төркемдә 10-12 кеше).

Урыннарга чыгып үткәрелүче программага алдан язылу кирәк.

Бәясе: түләүсез

Музейга начар күрүчеләрне озатып йөрүче эт белән керү

Музейга начар күрүчеләрне озатып йөрүче эт белән керү өчен, этнең махсус әзерлеген раслаучы таныклыгы, борынчак һәм яктылык кайтаручы тамгалар беркетелгән күкрәк каешы булу мәҗбүри.

Ишетмәүчеләр һәм начар ишетүчеләр өчен видеогид

Ишетү мөмкинлеге чикләнгән һәркем Спас башнясы янында видеогид, ягъни рус кул хәрәкәтләре телендә Казан Кирмәне хакындагы видеоязмалар булган планшет алып Казан Кирмәненең архитектура һәйкәлләрен карап йөри ала. Видеогид субтитрлар белән тулыландырылган. Экскурсиянең маршруты картада сурәтләнгән.

Музейлар буенча экскурсия

19 сентябрьдә Благовещение соборы тарихы музеенда рус кул хәрәкәтләре телендә экскурсия узачак.

Музейда Благовещение соборының XVI гасырдан башлап безнең көннәргә кадәр тарихы белән танышырга була. Музей экспозициясендә XVI–XX гасырга караган православие китаплары, иконалар, Казан һәм Зөя Гуриясенең беренче архиепископының таяклары, 1767нче елда казанлыларның әби патша Екатерина ІІ бүләк иткән карета моделе һәм башкалар кызыклы экспонатлар тәкъдим ителә.

Экскурсия программасына Благовещение соборын карау да кертелгән.

Экскурсиядә катнашу өчен алдан түбәндәге телефон номеры буенча шалтыратып язылырга кирәк
+7 (986) 917-78-61, чөнки урыннар саны чикле (14+).

Үзенчәлекле рухи халәткә ия булган балалар өчен «Казан Кирмәне белән беренче танышуым» дип аталучы экскурсия

Иң нәни дусларыбызны борынгы ныгытмалар буенча сәяхәткә чакырабыз. Сәяхәт дәвамында сез Казан Кирмәненең тарихы, аның белән бәйле легендалар һәм геройлары белән таныша аласыз. Сәяхәт вакытында интерактив-карта сезнең ярдәмчегез булыр.

Әлеге экскурсия 7 яше тулган балалар өчен

Төркемдә кеше саны: 7 яшькә кадәр балалар өчен бер балага бер озатып йөрүче

Экскурсиягә +7 (843) 567-80-29 номеры буенча язылырга кирәк.

Бәясе: түләүсез Экскурсия бары тик төркемнәр өчен!

Иҗтимагый тарих

Музейга килер алдыннан иҗтимагый тарих белән таныша аласыз