
«Казан Кремле» музей-тыюлыгы җирлегенә тәүлек дәвамында кереп була. Җирлеккә керү Спас манарасы (тәүлек буе), Тайницкая манарасы (6:00-20:00), Преображенская манарасы (6:00-20:00) аша башкарыла.
Автомобильне музей-тыюлык янында түләүле муниципаль парковкага куярга мөмкин.
Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә парковка өчен түләү алынмый.
Рәсми сайт - https://parkingkzn.ru/ru/