dsc09296-1150x767

Элемтә ысуллары

Социаль челтәрләр:

Эш режимы

Ислам мәдәнияте музее дүшәмбедән якшәмбегә кадәр һәркөн эшли9:00 — 19:30
Җомга көннәрендә Җомга намазы вакытында 11:30-13:15 кадәр тәнәфес
Касса музейның эш сәгате тәмамланырга 30 минут кала алдан ябыла

Билет бәяләре

Өлкәннәр250 ₽
Студентлар, пенсия яшендәгеләр200 ₽
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм мәктәп укучылары шәхси килгәндә түләүсез

Музей хакында

Ислам мәдәнияте музее - «Казан Кремле» музей-тыюлыгының структур бүлекчәсе, Кол Шәриф мәчетенең аскы катында урнашкан.

Музей исламны дөнья дине буларак күзаллый, татар халкы тарихында һәм мәдәниятендә исламның роле белән таныштыра, татарларның исламның гомуми мәдәниятенә керткән өлешен, Идел буе халыкларында мөселман традицияләренең үзенчәлекләрен чагылдыра.

Музей экспозициясендә төрки телле кулъязма һәм матбугат басмалары, Алтын Урда чоры керамик әйберләре һәм чынаяк кирпечләр, XIV-XV гасырларда Кремльдә урнашкан Нургали мәчете макеты, XIX гасыр Коръән китабы белән миниатюр Коръән һәм башка бик күп экспонатлар бар. Музейда шулай ук Коръән китабының интерактив экспонаты урнаштырылган, ул танылган Коръән хафизлар башкаруында популяр сүрәләрне ишетергә, оригиналь гарәп тексты һәм Изге Язманың тәрҗемәсе белән танышырга мөмкинлек бирә.

Музейда даими рәвештә төрле яшьтәге кунакларга исәпләнгән таныштыру һәм тематик экскурсияләр, осталык дәресләре, квестлар, викториналар һәм башка мәдәни-белем бирү программалары үткәрелә.