

| Дш-Пнҗ | 10:00 — 18:00 |
| Җм | 11:00 — 20:00 |
| Шм-Якш | 10:00 — 18:00 |
| Күргәзмә залы (1 кат) | Экспозиция (2 кат) | Күргәзмә залы һәм экспозиция | |
| Өлкәннәр | 150 ₽ | 200 ₽ | 300 ₽ |
| Студентлар, пенсия яшендәгеләр | 150 ₽ | 150 ₽ | 250 ₽ |
Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музее – «Казан Кремле» музей-тыюлыгының структур бүлекчәсе, Казан Кремленең иң борынгы өлешендә, элеккеге Сарай чиркәве бинасында урнашкан.
Музей татар халкының һәм аның ата-бабаларының тарихи үткәненең бер өлеше булган дәүләтләргә, шулай ук ТАССР чорына һәм хәзерге Татарстан Республикасына багышлана. Экспозициядә Казан ханнары тәхетенең реконструкциясе, Алтын Урда акчалары, гарәп графикасы белән эшләнгән XV-XVI гасырга караучы язу үрнәкләре, канатлы елан сурәтләнгән XVI гасыр колчаны фрагменты, ТАССР дәүләт бүләкләре һәм башка экспонатлар бар.
Музейда даими рәвештә төрле яшьтәге кунакларга исәпләнгән таныштыру һәм тематик экскурсияләр, осталык дәресләре, квестлар, викториналар һәм башка мәдәни-белем бирү программалары үткәрелә.