museum-ermitage

Элемтә ысуллары

Социаль челтәрләр:

Эш режимы

Дш-Пнҗ10:00 — 18:00
Җм11:00 — 20:00
Шм-Якш10:00 — 18:00
Касса музейның эш сәгате тәмамланырга 30 минут кала алдан ябыла

Билет бәяләре

Өлкәннәр450 ₽
Студентлар, пенсия яшендәгеләр350 ₽барлык бәяләр һәм ташламалар
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм 18 яшькә кадәрге мәктәп укучылары шәхси килгәндә түләүсез

Үзәк хакында

Заманча дизайнлы, хуш исле, капшап карау мөмкинлеге булган станцияләр, проекцияләр, мультимедиа һәм сувенир киосклы күргәзмә киңлеге.

Россиядәге Дәүләт Эрмитажының беренче вәкиллеге. «Казан Кремле» музей-тыюлыгының структур бүлекчәсе буларак 2005 елда ачыла һәм XIX гасырның элеккеге Юнкер училищесы бинасының өченче катында урнаша.

Хәзер "Эрмитаж-Казан" үзәгендә Дәүләт Эрмитажы тупланмасыннан «Йосыповлар. Гасырлар аша узган зиннәтлелек" күргәзмәсе тәкъдим ителә. Ул тамашачыны иң әһәмиятле шәхси сәнгать тупланмаларның берсе —Йосыповлар династиясенә караган коллекция белән таныштыра.

Бу антик заманнан алып XX гасырга кадәр чорны үз эченә алган 400 дән артык предметтан торган масштаблы экспозиция. Биредә сәнгатьнең барлык төрләре: Көнбатыш Европа һәм рус рәсем сәнгатеннән алып графика, сынлы сәнгать һәм гамәли иҗатның нәфис әйберләрен күрергә мөмкин.

Тьеполо, Буше, Верне һәм башка бөек осталарның картиналары – коллекциянең йөзек кашы. Уникаль портрет галереясы, шәхси әйберләр, бәйрәм киемнәре һәм княгиняларның зәркән бизәнү әйберләре XVIII–XIX гасырларның югары дөнья тормышының зиннәтле атмосферасына тулысынча чумарга мөмкинлек бирә.

Күргәзмәләр залында даими рәвештә төрле яшьтәге кунакларга исәпләнгән таныштыру һәм тематик экскурсияләр, осталык дәресләре, квестлар, викториналар һәм башка мәдәни-белем бирү программалары үткәрелә.