

Телефон: +7 (843) 567-81-64, +7 (843) 567-81-68
Почта: muzey.blago@kazan-kremlin.ru
Социаль челтәрләр:
| Дш-Пнҗ | 10:00 — 18:00 |
| Җм | 11:00 — 20:00 |
| Шм-Якш | 10:00 — 18:00 |
| Өлкәннәр | 200 ₽ |
| Студентлар, пенсия яшендәгеләр | 150 ₽ |
Благовещение соборы тарихы музее - «Казан Кремле» музей-тыюлыгының структур бүлекчәсе, Благовещение соборының түбәнге өлешендә урын алып тора. Ул гамәлдәге гыйбадәтханәдә урнашкан дөньядагы аз санлы музейларның берсе булуы белән дә үзенчәлекле.
Музей экспозициясендә XVI гасыр уртасыннан алып бүгенге көнгә кадәр Казанның православие мәдәнияте һәм архитектурасы һәйкәле булган Благовещение соборы тарихының иң якты битләре белән таныштыручы экспонатлар, сәнгать әсәрләре һәм документлар тәкъдим ителә.
Музейда даими нигездә төрле яшьтәге кунакларга исәпләнгән таныштыру һәм тематик экскурсияләр, осталык дәресләре, квестлар, викториналар һәм башка мәдәни-белем бирү программалары үткәрелә.